Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа бакча төзелә

махсус программа Сентябрьгә бина әзер булыр Күшәр сабыйларын һәм аларның әти- әниләрен бәхет баса. Кышкы салкыннарда, буран- яңгырларда авылның икенче башына хәтле бала җитәкләп йөрүләр тарихта гына калачак. Авылда тиздән яңа балалар бакчасы ачылачак. Күшәрнең нәкъ үзәгендә төзеләчәк бинаның фундаменты салынган инде. " 1 февральдән эшкә тотындык. Яңа уку елына...

махсус программа

Сентябрьгә бина әзер булыр

Күшәр сабыйларын һәм аларның әти- әниләрен бәхет баса. Кышкы салкыннарда, буран- яңгырларда авылның икенче башына хәтле бала җитәкләп йөрүләр тарихта гына калачак. Авылда тиздән яңа балалар бакчасы ачылачак.

Күшәрнең нәкъ үзәгендә төзеләчәк бинаның фундаменты салынган инде. " 1 февральдән эшкә тотындык. Яңа уку елына бакча әзер булыр дип уйлыйм", - ди төзелешнең прорабы Йосыф Давыдов.

Әлегә биредә Илгизәр Мөхетдинов җитәкчелегендә җиде кешелек бригада хезмәт куя. Фундамент урынын әзерләп, такталар белән киртәләп куйганнар, "опалубка" ясаганнар инде. Арматура, кирпеч, ком кайта дип көтеп калдылар. "Февраль аенда фундаменты салынып бетеп, җир өстенә чыгарырлар дип уйлыйм", - ди егетләр эшенә бәя бирде җирле үзидарә рәисе Илнар Галиәхмәтов.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген Күшәр балалар бакчасында сабыйлар өчен ике группа эшләп тора. Кечкенәләр ягына 14 бала йөрсә, зурлар ягында йөрүче сабыйлар саны - 18.

Ә менә бакчага йөри башлар өчен район мәгариф бүлегендә 7 сабый чиратта тора. Яңа бинаның 50 сабыйга исәпләнүен күздә тотсак, киләчәктә авыл халкына "баламны кая куйыйм?" дигән проблема янамаячак дип уйлыйм.

Янәшәдә генә мәдәният йорты бинасы урнашыр дип көтелә. " Әлегә проекты кайтып җитмәде. Тик шулай да 1 марттан аның буенча да төзү эшләре башланып китәчәк", - ди прораб. Һәр ике бинаның төзү эшләре ООО " СМ Стройинвест" төзелеш идарәсе җавапчыллыгында. Ерак түгел генә яңа төзеләчәк фельдшер-акушерлык пунктының да фундаменты салынып, тимер свайлары кагылган инде.

Президентыбыз кабул иткән махсус программа нигезендә районыбызның Күлле Киме һәм Күәм авылларында мәдәният йорты, Комыргуҗа, Түбән Көек авылларында балалар бакчасы, Ары, Югары Сәрдә, Ташчишмә, Иске Мәңгәр авылларында фельдшер акушерлык пунктлары ачылган иде инде. Аларга Күшәр авылы да өстәләчәк.

Әлеге җирлектә юлларны төзекләндерү буенча да зур эш алып барыла. Күңгәр авылына Арча Автодор базасыннан ком белән вак таш кушылмасы ташый башлаганнар. Җәйгә Күңгәр авылының Советская һәм Карл Маркс урамы юллары төзекләнер дип көтелә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев