Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Надиягә карап гаҗәпләнәм дә, сокланам да...

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Арча районының Яңа Кишет авылы китапханәсе мөдире Йосыпова Надия Ризван кызына"Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Яңа Кишет авылы якты хатирәләр калдырды күңелдә: тыйнак кешеләре, аларның күркәм эшләре, матур башлангычлары... Үзебезнең "Әтнә таңы" газетасы Арча районы буенча...

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Арча районының Яңа Кишет авылы китапханәсе мөдире Йосыпова Надия Ризван кызына"Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Яңа Кишет авылы якты хатирәләр калдырды күңелдә: тыйнак кешеләре, аларның күркәм эшләре, матур башлангычлары... Үзебезнең "Әтнә таңы" газетасы Арча районы буенча таралгач, Әтнә районы белән чиктәш күршеләрнең хәлен дә белеп, алар өчен дә язарга тырышабыз. Авыл хуҗалыгында да әтнәләр җитәкчелек иткәч, Яңа Кишет, Иске Кишет авылларын әйләнеп кайтырга туры килә.

Барган саен бер яңалык, ачыш тапкандай булам, рухи азык алам. Шигырь язучылары очрый, иҗатка гашыйк затлар күп, әнә шул иҗади башлангыч аларга эшләрендә дә булыша торгандыр.

Ике елдан артык Надия Йосыпованың шигырьләрен үземдә саклыйм. Газетабызда да кулланабыз.

Тик яхшылык минем күңелемдә,

Күзләреңнән аңлыйм барысын.

Йөрәкләргә хисләр бүләк итеп,

Изгелекләр эзләп барышым... - дип яза ул.

Менә шундый булганга аның әйләнәсе матур. Иҗаты белән танышыр өчен, яңа шигырьләрен сорап алыр өчен, Яңа Кишет китапханәсенә кереп, тиз генә әйләнеп чыгасы иткән идем. Надиянең дөньясына чумдым, чөнки китапханәдән нур балкый, монда Надиядәге җылылык, яктылык, төгәллек, тәртип. Үз өендәге кебек кунак йорты ясаган ул аннан. Күргәзмә - стендларга кереп киттем дә, чыга алмый тилмердем. Үземә яңалык ача барам, китеп булмый, чөнки белемне баетырлык өстәмә материаллар бик күп. Уңайлык тудырылган, утырып ял итәр өчен, укыр өчен, онытылыр өчен бар да бар.

Гөлләренең төрләре... Мин чыга алмый йөргәндә авыл җирлеге башлыгы да, хуҗалык белгечләре дә шау-гөр килеп керделәр. Ярый халык укысын, иҗат иткән моннан китмәсен, ә аларга ни калган, гомумән, ирләрнең китап укыганы сирәк очрый, ә монда барысы да. "Без менә шулай бергәләп эшлибез. Кайбер нәрсәләрне аңлап җиткермәсәк тә, яңалык ишетсәк тә Надия янына керәбез. Замана техникасы эшләп тора, Надиябез аңлатып тора. Үзе белгәнне бирә белә, белмәгәнен өйрәнә дә безгә өйрәтә", - диләр алар. Шулайдыр, авыллар тарихы, кешеләр язмышлары, исемнәре, тормышлары, алар белән уздырылган чаралар...- шундый тәмләп сөйли аларны Надия ханым.

Аннан соң да кат-кат бардым әле мин аның янына. "Башваткыч" тапшыруында машина отканын белгәч тә шулкадәр шатландым. Газета укучыбызның уңышын беренче булып язасым килде. Яздым, горурландым. Белеменең тирәнлеге, эзлэнүдән туктамау, рухи байлыгы нәтиҗәсендә иреште ул аңа.

Китапханәсенә дә гел киләм. Кишетләргә генә түгел, миңа, "Әтнә таңы" журналистына да ярдәм итә ул. Өйрәнәм, үзебезнекеләргә кайтып сөйлим. "Яңа Кишетнең Надиясе менә шулай эшли... " - бу минем иң яраткан җөмләм. Эшенә уңай бәя, лаеклы бәя дә бирәсе килә. Кем белә, бәлки мин аның иң яхшы хезмәткәр булып, Арча районының иң яхшы китапханәсендә эшләвен дә язармын әле. Мин анысына да ышанам...

Шулай дип язган идем. Ул көннән соң да байтак вакыт узды. Надия тормышында байтак үзгәрешләр булды. Тормыш иптәшен җирләде. Бөтен теләгәнем, сыгылып төшмәсен дә, яшәр өчен үзендә көч таба алсын, иде. Үзенекен үзе белгәндер, Аллага шөкер, Надия һәрчак үрдә.

Күптән түгел генә "Хисләремнән сәйлән тезәм..." дип исемләнгән шигырьләр китабы дөнья күрде. Зурлап шул китапны тәкъдир иттеләр. Аллага шөкер, хезмәтен күреп, зурлап, матур итеп эшли белә алар. Һәм мәртәбәле исем. Әтнәләрдән дә котлау кабул ит, Надия. Үрләрең алда булсын! Шатлыкларың да!..

Сүрия Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев