Әтнә таңы

Надиянеке тәмле!

Гөбәдия пешерергә корт эзләгән чагым. Тәмлесе кирәк. Корт тәмле булса, гөбәдия тәмле булганны беләбез. Ә кайдан алырга, бар анысы, кибетләрдә дә күренә, килеп тә саталар... шул чак танышым, "Надиядән ал, аныкы тәмле, шалтыратып әйтсәң китереп тә бирә", - дип әйтеп куйды. Авыл бит, бар да күз уңында. Шулай иттем. Ничек...

Гөбәдия пешерергә корт эзләгән чагым. Тәмлесе кирәк. Корт тәмле булса, гөбәдия тәмле булганны беләбез.

Ә кайдан алырга, бар анысы, кибетләрдә дә күренә, килеп тә саталар... шул чак танышым, "Надиядән ал, аныкы тәмле, шалтыратып әйтсәң китереп тә бирә", - дип әйтеп куйды. Авыл бит, бар да күз уңында. Шулай иттем. Ничек ясаганын да беләсем килде. Ә ул тәкәббер түгел, белгәнен өйрәтергә генә тора.

Реклама

- Мин иң элек сөзгән эремчекне өшетәм. Аннан шул эремчекне алып кереп эретәм. Өшетеп эшләгәндә корт вак була. Шикәр комы салып кайнатам. Күпме кирәген тәменә карап белеп була, кемгә ничек ошый. Гел яныннан китми болгатып торырга кирәк. Болгатмасаң көя. Кызгылт төскә кергәч, сөзәм. Әзер кортны табаларга салып кибәргә куям,- ди Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиева.

Сыер асрасагыз, эшләп карагыз. Чынлап та тәмле!

Сүрия Мингатина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: