Әтнә таңы

Наилә апа! Әтнәләрдән котлау кабул итегез!

Наилә апа! Әтнәләрдән котлау кабул итегез! Г.Камал театрының мәртәбәле артисткасы, Әтнә килене булган, Әтнәне яраткан, Әтнәне һәр адым саен зурлап сөйләгән, Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган бер генә спектакльне дә карамыйча калмаган, үз фикерен әйтеп зурлап бәяләгән, Бәрәскәнең театрга гашыйк яшьләрен җыйнап, өйрәтеп, берничә спектакльне сәхнәгә куярга ярдәм иткән...

Наилә апа! Әтнәләрдән котлау кабул итегез!

Г.Камал театрының мәртәбәле артисткасы, Әтнә килене булган, Әтнәне яраткан, Әтнәне һәр адым саен зурлап сөйләгән, Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган бер генә спектакльне дә карамыйча калмаган, үз фикерен әйтеп зурлап бәяләгән, Бәрәскәнең театрга гашыйк яшьләрен җыйнап, өйрәтеп, берничә спектакльне сәхнәгә куярга ярдәм иткән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Хәким кызы Гәрәеваның бүген туган көне.

Наилә апа! Без Сезне үзегез кебек гади итеп дәшеп, "Үзебезнеке!" дип горурланып, Әтнә халкы исеменнән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сәламәт булыгыз! Җаныгыз тыныч булып, якыннарыгызның кадерлесе булып яшәргә язсын.

Сез - безнең өчен буй җитмәслек йолдыз, шул ук вакытта янәшәбездә йөргән якын кешебез! Сезнең белән сөйләшеп җаныбызга рәхәтлек тә алабыз. Гел шундый олы йөрәкле булып калыгыз! Кешеләргә кирәк булып яшәгез!

"Әтнә таңы" коллективы.

Ә газета укучыларыбызга "Сөембикә" журналында басылган язманы тәкъдим итәбез.

МӘХӘББӘТ САБЫРЛАРНЫ ЯРАТА

Луиза ШАКИРҖАН язмасы

Яшьлекне кире кайтара торган тылсымлы таягым булса, беләсезме кемне яшәртер идем мин? Бүгенге тамашачыга - бүләк, яшь артистларга үрнәк итеп һәм үзебез дә рәхәтләнеп гүзәллеккә сокланыр өчен Наилә Гәрәеваны егерме яшьлек итәр идем! Җилкәсенә салынып төшкән куе кара толымнарын күреп, бит уртасындагы сөйкемле чокырлары белән елмайганын карап, колакны иркәли торган нәфис тавыш белән сөйләгәнен тыңлап, көмеш кыңгырау чыңын хәтерләткән көлүен ишетеп, тагын, тагын, тагын күңелне хушландырыр, җанны сихәтләр идем. «Беренче мәхәббәт»тәге Рәхиләсенең скрипкада уйнаганын да кызыгып тыңлар идем, «Күк капусы ачылса» (Х. Вахит) водевилендәге шат күңелле гашыйк кыз Рәмзиянең җырларын, биюләрен кабат карар идем... Чая, үткен сүзле Зөбәйдәсен («Зөбәйдә адәм баласы», Ш. Хөсәенов), кызыл яулыклы, горур, моңлы, сылу Әсәлне («Гүзәлем Әсәл», Ч. Айтматов), малайлар киеме киеп мәдрәсәгә укырга юл тоткан зирәк, җор табигатьле кыю кыз Бибкәйнурны («Кыю кызлар», Т. Гыйззәт), бик табигый, сөйкемле малайларны (Азат - «Азат», Т. Миңнуллин, Сәетгәрәй - «Чаткылар», Т. Гыйззәт, Әсгать - «Табылдык дан», А. Боженко), азәрбайҗанлы Җ. Җаббарлының «Айдын» әсәрендәге көчле ихтыярлы, чиста күңелле, бәхетсез язмышлы Гөлтекинне... Ә Диләфрүз!.. Сәхнәдәге дүрт кияү генә түгел, тамаша залыннан да күпме гашыйк күзләр күзләгәндер ул ут чәчеп торган уңган-булган, наян, шаян, нурлы, чибәр кызны!.. Табигать тарафыннан сәхнә өчен, күзләрне сөендерер өчен туган бу курчак кебек кыз талантлы уены, йөз-кыяфәте белән һәр театр сөючене үзенә җәлеп итә, дулкынландыра иде... Аһәңе белән дә театрны ниндидер серле-матур дөнья итеп тасвирлап бирә алу сәләтенә ия иде ул. Мәктәп елларымда, авылда телевизор юк заманда, нәкъ менә тавышы аша, радио аркылы яраттым мин аны. Аны һәм аның героиняларын. Тамашачыны да тартып торган, театр репертуарын да тартып барган әнә шундый талантлы артистлар, сәхнә йолдызлары һаман яшь торсын иде ул!

Әмма вакыт беркемне дә аямый. Унҗиде түгел, җиде ун бүген безнең яраткан артистыбызга!.. Хәер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Тукай бүләге лауреаты Наилә Гәрәева һаман да яшьләргә хас көр һәм җор күңел белән яши, күп спектакльләрдә катнаша. Аның табигате тынгы белми: ул берьюлы артист, ана, кайнана, дәү әни, укытучы-остаз рольләрен башкара. Мин аны беләм дә, белмим дә кебек. Зыялы, белемле, зәвыклы, һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган, шактый ук принципиаль, горур, яраклашырга яратмый торган шәхес ул. Нинди фәлсәфә, нинди сабак биргән аңа тормыш дигән имтихан?

...Мин Наилә ханымның алтмыш яшенә беренче Президентыбыз М. Ш. Шәймиев бүләк иткән шәһәр уртасындагы яңа фатирында. Зәвык белән җиһазланган, пөх-тә җыештырылган ямьле өен, матур табынын күргәч, аның әле уңган хуҗабикә дә икәненә сокланып утырам. Сорауларга күмәм... Яшьлек, картлык, иҗат, мәхәббәт турында... ...Ул яшьли танылды. Казанда үскән, рус мәктәбендә укыган, бернинди сәхнә тәҗрибәсе булмаган япь-яшь артист - төгәлрәге, әле театр студиясе шәкерте - «Беренче мәхәббәт» спектаклендә Ф. Камалова, Камал III кебек күренекле осталар һәм танылган артистлар Р. Бикчәнтәев, А. Хәйруллина, Ш. Биктимеров ансамблендә аерылып торды. Юк, кимчелек-хаталар белән түгел, һич юк! Ул югалып калмады гына түгел, йолдыз булып балкыды. Тавышыннан ук яшьлек, сафлык, пакьлек, яз сулышы бөркелеп торган кыз үзе дә бөреләнеп килгән чәчәкне хәтерләтте. Аның яшьлеге яңа сулыш булып гүя театрга да бәреп керде. Рәхилә-Наиләнең беренче мәхәббәте тамашачы күңелен дә кузгатты. Театрга халык агылды. Спектакль Тукай бүләгенә лаек булды. Әле беркем белмәгән яшь талантны үзе дә гаять талантлы актер, әлеге спектакльне сәхнәләштерүче режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең үтәли күрә торган күңел күзе бер карауда сизгән. Наилә ханымның сәхнәдәге генә түгел, тормыштагы беренче мәхәббәте дә Рәфкать абый белән бәйле. Беренче очрашу, танышу хакында сорарга җыенам Наилә ападан. Юк, башта нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен искә алыйк...

- Мин Казанның үзәгендә, әмма авылча ямьле, яшел...

http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1777

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: