Нәни булса да – “йолдыз”
Габделфәт Сафинның "Уф алла арбасы" җырының клибы кемнәрнең генә күңел кылларына кагылмый калды икән. Клипның геройлары авылдашларым булгангамы, йөрәккә тагын да якын.
Катнашучылар - Олы Мәңгәр егетләре Рәсим һәм Раяз Сәләхетдиновлар, ә әни ролендә әниләре Рәзинә икәнлеген тирә-як авылларда яшәүчеләр танып алгандыр. Бу матур гаилә белән күптән таныш без. Әтиләре Рафис белән бер мәктәптә укыдык. Әле Мәңгәр халык театрының режиссеры булып йөргән заманнарда, ул куйган спектакльләрдә катнашу бәхете үземә дә насыйп булган иде. Тырыш, үҗәт, максатына ирешә торганнардан. Театрга җаны-тәне белән бирелгән. Мәңгәр театрына, аның халык театры исемен алуга зур өлеш керткән кеше. Хәзер инде Арча шәһәренең "Җидегән чишмә" халык театры режиссеры. Әлеге клипның сценарий авторы да Рафис үзе. Рузилә Сафина белән киңәшеп сөйләшкәннән соң, ике көн эчендә төшерелгән клип. "Күренешләрне Арча районы Симетбаш авылында төшердек. Без килгәндә барлык кирәкле әйберләр - киемнәр, арба әзерләнеп куелган иде", - ди Рәзинә. Ул үзе дә әлеге дә баягы шул ук Мәңгәр театрында чирканчык алган. Иҗади гаиләдә тәрбияләнеп үскән уллары да әтиләре юлыннан бара. Олы уллары Рамазан Арча педагогия көллиятенең музыка факультетында, 3 курста укый. "Арча егетләре" ансамблендә җырлый. Ул гына да түгел, көллиятнең драма түгәрәген җитәкли. Рамазан әзерләгән Аманулланың "Әле кичә генә яз иде" спектаклен махсус комиссия караганнан соң бик югары бәяләгән. Спектакль октябрь аенда Чаллы шәһәрендә узачак "Иделкәем" яшьләр театр фестивалендә күрсәтеләчәк. Клипта катнашкан уртанчы уллары Рәсим 5 сыйныф укучысы. Көрәшче егет, җырга- биюгә дә бик оста. Концертлар алып барган вакытын күргәнем бар, Рафисның яшь чагын хәтерләтә. Инде күзләргә яшь китергән клипның кечкенә герое Раязга килгәндә, ул балалар бакчасына гына йөри әлегә. Үзен "йолдыз" дип саный. Әмма йолдызлык чире белән авыртмый. Әйт кенә, күңелеңә ошаган теләсә-нинди җырны җырлап бирә ала. Үзенчәлекле бала. Тиз отып алучан. "Уф алла арбасы"нда да чын күз яшьләре белән, ышандырырлык итеп рольгә кереп, арба этә бит ул. Ә җырлавы... Клипның операторы Илдар Муллин кинога төшерү өчен бер атнага Казанга да алып китмәкче булган үзен. Тик әтисенең вакыты булмау сәбәпле туктап калганнар. Әтнә районы буенча уздырылган "Бирегез мәйдан", "Созвездие-Йолдызлык 2013"ның икенче туры дипломанты. "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы призына узган көрәш ярышында "Иң яшь көрәшче" исеменә лаек булган. Юкка гына безнең татар халкында "Атадан бала туар, атасының юлын куар", - дип әйтмиләр. Балаларны тәрбияләү белән күбрәк әниләре шөгыльләнсә дә, әти "сүзе" беренче урында бу гаиләдә. Монысы Рәзинәнең әни буларак зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Бертуган Сәләхетдиновлар турында без әле алда да күп ишетербез. Тик югалтмаска иде аларны. Үзебезнекеләр бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә "Ветеран"нары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.1000
-
16 гыйнвар 2021 - 17:55Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.1500
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.2800
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.4100
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.4000
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.6500
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.3900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.5000
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга9200
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.8400
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.16600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.4100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.8200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.74300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26801
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.26501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика