Нәни йолдызчыклар гала концертта
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала концерты булып узды.
Район турында катнашып, мәртәбәле жюри тарафыннан сайланып алынган нәни йолдызчыклар, бу юлы район тамашачысы каршында имтихан тоттылар. Дипломантмы ул, яки лауреатмы - һәркайсы сокланырлык итеп чыгыш ясадылар. Гала концерт барышында катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр каршында яңа имтихан - алар район данын яклап, Балтачта узасы зона ярышында көч сынашачаклар.
Автор фотосында сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Сафиуллинаның Конферанс номинациясендә чыгыш ясаган укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев