Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркопритон һәм мошенниклык

«Наркотикларның зарары һәм аны кулланучылар турында әледән-әле мәкаләләр дөнья күрә. Ә конкрет наркотиклар һәм аларны тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, наркопритоннар барлыгын ничек белергә икәнлеген язучы юк...»

Газетага килгән хатның шушы өзеген тотып, эчке эшләр министрлыгы "Әтнә" полиция бүлегенең участок инспекторлары бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Низамиевка мөрәҗәгать иттек. Бар да без уйлаганча гади генә түгел икән.

- Беренче чиратта, нинди төр наркотиклар барлыгын белеп тору кирәк. Югыйсә, бер тапкыр куллану белән үк ияләнә торганнары да бар. Ә аны наркотик дип түгел, "күңел ачу матдәсе" буларак тәкъдим итәргә мөмкиннәр, - дип, кисәтүдән башлады ул сүзен.

Наркопритоннарга килсәк, эчке эшләр бүлегенең бу өлкәдәге эшчәнлеген 3 өлешкә бүлеп карау уңайлырак булыр. Үз алларына, беренчедән, притонның төп билгеләрен халыкка җиткерүне максат итеп куйганнар. Икенчедән, притонга тап булучы гражданнарның гамәлләрен конкретлаштырырга тырышалар. Өченчедән, притон оешкан бинаның ияләрен җавапка тарту чараларын да халык белергә тиеш дип саныйлар. Хәзер болар белән кыскача танышып үтик.

- Наркопритоннар турында сөйләп узыгыз әле?

- Наркопритон - наркотик матдәләр куллану өчен систематик рәвештә бирелүче торак яки торак булмаган бина. Өегезгә кайтканда яки берәр бина яныннан узганда сәер ис юкмы, шуңа игътибар итегез. Ул ацетон исе дә булырга мөмкин. Ис бар икән, димәк, мәк экстратыннан наркотик матдә әзерлиләр. Берәр почмакта дару препаратлары һәм кулланылган шприцлар ятмыймы икәнлекне дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Аларны ялан кул тота күрмәгез, куркыныч чирләр ияртүегез бар. Моңарчы таныш булмаган кешеләр, аеруча яшьләр күзегезгә чалынса да, шик уянырга тиеш. Ә наркотик кулланучының хәрәкәте акрын яки кызу, үз-үзен тотышы сәер була. Ул кирәкмәгән хәрәкәтләр ясый, мәсәлән, кирәксә-кирәкмәсә чәчен сыпыра, кашынып ала, куллары белән кинәт ниндидер хәрәкәт ясый. Наркоманның кайвакыт куллары, хәтта гәүдәсе үк калтырый, бернигә исе китмичә яки киресенчә, юк кына очракта да әсәренеп сөйләшергә мөмкин. Сөйләшүе - сәер, еш кына "авызында ботка пешерә"...

- Ә наркопритон тотучыга нинди җаваплылык каралган?

- Андый зат җинаять җаваплылыгына тартыла. Аның кырыслыгы алдан сөйләшү буенча, оешкан яки аерым төркем тарафыннан башкарылуга бәйле.

- Әйтегез әле, бүгенге көндә яшьләр күбрәк нинди төр наркотикларга тартылалар?

- Хәтта исемен дә әйтә алам. Күптән түгел генә яңа төр, тәмәке кебек тарта торган матдә - "Спайс" барлыкка килде. Сатучылар: "Ул кәефне күтәрә, стрессны бетерә, эшчәнлекне арттыра", диләр. Имештер, табигый матдәләр нигезендә ясалган, зыяны юк дәрәҗәсендә... Шул хакта бәхәс барган чорда бик күпләр наркоманга әйләнергә, гомерләре белән хушлашырга өлгерделәр. Өстәвенә, ул, организм өчен кирәкле витаминнарны үтерә, бу сәламәтлеккә суга. Икенчедән, уйлау, фикерләү эшчәнлеген киметә. Өченчедән, кешенең рухи халәте үзгәрә. Ялган, караклык, тирә-яктагыларга күңелсезлекләр китерү аның өчен гадәти хәлгә әйләнә.

- Бүгенге көндә "мошенничество" да "чәчәк ата". Бу хакта ни әйтерсез?

- Дөрестән дә, ул Татарстанда да киң җәелгән. Күз алдына китерегез, республикада көн саен 100-150 мең сумга 7-8 кешене алдыйлар. Кызганыч, белә торып, кат-кат алданучылар да бар. Бу хакта күпме сөйлибез, күп тапкырлар газета-журналларда язылды, телевидениедә дә еш күрсәтелә инде югыйсә. Күп очракта өлкән яшьтәгеләр алдана. Шул сәбәпле, 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Сак булыгыз, мошенниклар!" исемле PR-акция игълан иттек. Зинһар өчен, таныш булмаганнар белән аралашмагыз. Әгәр дә алдарга теләүләрен сизсәгез, шундук 2-15-75 номеры белән полиция бүлегенә шалтыратыгыз! Телефоннан килгән төрле хәбәрләрнең дә дөреслеген кат-кат тикшерергә тырышыгыз!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев