Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотиклар өчен җәза

13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» девизы астында Татарстанда махсус айлык уздырыла. Россиядәге наркотиклар белән бәйле хәл психоактив үзлеккә ия матдәләр куллану һаман арта. Бу яңа наркоген потенциалга ия матдәләр барлыкка килү белән дә, инде билгеле матдәләрдә әлеге потенциалны ачыклау белән дә бәйле. Законда наркотик матдә һәм аның әйләнеше...

 

13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" девизы астында Татарстанда махсус айлык уздырыла.

Россиядәге наркотиклар белән бәйле хәл психоактив үзлеккә ия матдәләр куллану һаман арта. Бу яңа наркоген потенциалга ия матдәләр барлыкка килү белән дә, инде билгеле матдәләрдә әлеге потенциалны ачыклау белән дә бәйле.

Законда наркотик матдә һәм аның әйләнеше буенча аңлатмалар бирелә. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1998 елның 30 июнендә дөнья күргән 681нче карары нигезендә (моннан соң - Перечень), наркотик һәм психотроп матдәләргә махсус контроль булырга тиеш. Дәүләтнең контроль чаралары нигезендә билгеле бер Исемлеккә кертелә.

Перечень яңа төр наркотик һәм психотроп матдәләр белән тулылана тора. Наркотик һәм психотроп матдәнең күләме (саны) яки наркотик чыганакларга ия үсемлек яисә аның бер өлеше хокукый бәя бирү өчен зур әһәмияткә ия. РФ Җинаятьләр кодексының 228, 228.1, 229, 231, 234нче матдәләрендә шактый зур, эре һәм аеруча эре күләмнәр җинаятьне билгеләүче сыйфатлар буларак бирелгәннәр.

Наркотик һәм психотроп матдәләрне һәм аларның аналогларын, наркотик чыганакларга ия үсемлекне яки аның бер өлешен шактый зур күләмдә, сатарга теләмичә генә законсыз сатып алу, саклау, күчерү, җитештерү, эшкәртү 40 мең сумга кадәр яки өч айга кадәрге хезмәт хакы яисә гаепләнүченең башка төр кереме күләмендә штраф, яисә 480 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә өч елга кадәр иреген чикләү, яисә шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана. Шул ук гамәлләрне эре күләмдә башкаручыга, 500 мең сумга кадәр штраф белән яки гаепләнүченең өч елга кадәрге хезмәт хакы яисә бу чордагы башка кереме күләмендә, яисә аннан тыш кына 3 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1,5 елгача иреген чикләп яисә аннан тыш җәзага тарту карала. Шул ук гамәлләрне аеруча эре күләмдә башкаручыны, 500 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр булган хезмәт хакы яисә гаепләнүченең шул чордагы башка төр кереме күләмендәге штраф белән яисә аннан тыш кына 10 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 1,5 елга кадәр иреген чикләү яки аннан тыш җәзага тарту карала.

Монда искәрмә дә бар. Анысы җәзаны җиңеләйтүче чаралар белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев