Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотикларның 80 проценты интернет-кибетләр аша сатыла

Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системасын куллана. (Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Наркотиклар сатуның 80 проценты интернет-кибетләргә туры килә. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарә җитәкчесе Вадим Костюнин җиткерде. Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар,...

Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системасын куллана.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Наркотиклар сатуның 80 проценты интернет-кибетләргә туры килә. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарә җитәкчесе Вадим Костюнин җиткерде.

Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системасын куллана, дип аңлатты спикер.

П/к о работе МВД по РТ, по борьбе с незаконным оборотом наркотиков

Тоткарланучылар күрсәтмәләрен анализлаганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре контактсыз сату алымнары кайбер җинаятьчеләрдә җәзага тартылмау күзаллавы тудыруын ачыклаган.

Шунлыктан, әлеге караш аларга легаль булмаган интернет-кибетләргә наркотик ташучы булып эшкә урнашырга этәргеч биргән. Әмма алар тоткарлана һәм җәзага тартыла, дип җиткерде Костюнин.

П/к о работе МВД по РТ, по борьбе с незаконным оборотом наркотиков

Шундый очраклар да була: әле гражданнар наркотик сату эшенә керешмәгән дә була, әмма аалар хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзенә эләгә, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарә җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/06/153758/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев