“Наркотикларсыз тормыш”
Татарстанның премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә республиканың Антинаркотик комиссиясе утырышы узды.
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында, видеоконференция буларак үткән чарада Наркоконтроль федераль хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Фаяз Шабаев, Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең республика җитәкчесе Дәүфит Хамадишин, Татарстанның таможня начальнигы Альберт Мавликов, Татарстан прокуроры урынбасары Сергей Старостин, федераль һәм республика министрлыгы һәм тармак җитәкчеләре бар иде. Киңәшмә эшендә видеконференция режимында Әтнә район башкарма комитеты, яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәгариф һәм фән бүлекләре, җирле полиция, техникум вәкилләре дә катнашты.
Утырышта иректән мәхрүм һәм шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең наркобәйлелеге, андый затларның транспорт белән идарә итүенә каршы чаралар, Татарстанда әлеге айлыкны уздыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең республика җитәкчесе урынбасары Наркоконтроль хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булуларын ассызыклады. Бу уңайдан җәза үтәтү учреждениеләренә наркотик матдәләр кертүгә каршы 16 уртак операция уздырганнар, 30 җинаять эше ачылган. Төрмәләрдә наркоманлык белән авыртучы 624 кеше учетта тора, бу алдагы елдан 223кә аз. Аларның күбесенә 31-40 яшь. Араларында ВИЧ-инфекция, туберкулез чирләрен йөртүчеләр күп. 5 иректән мәхрүм ителүчегә карата махсус маддә кулланылган: үзләре теләсәләр, җәза кичектерелергә мөмкин. Реабилитация уңышлы булса, суд хөкем ителүчене җәзадан азат итәргә дә мөмкин.
Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Мәсхүт Мифтахов доклады игътибарга лаек. Әйтүенчә, автотранспорт йөртүчеләр арасында наркотиклар кулланучыларны вакытында ачыклау бик мөһим. Узган ел дәвамында 149 алкоголь яки наркотик исереклек халәтендә автотранспорт йөртүче ачыкланган. Исерек йөртүчеләр аркасында 437 юл-транспорт һәлакәте чыгып, 97 кеше вафат булган. Бу чорда наркотик кулланып исерек хәлдә булган 95 йөртүчегә каршы административ эшләр ачылган. 2013 елны наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 41 җинаять ачыкланган...
Наркоконтроль федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев 20 майдан 20 июньгә кадәр узачак "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы хакында сөйләде. Ул Халыкара наркотиклар куллану белән көрәш һәм аларның законсыз әйләнеше көненә багышлана. Узган елгы акция һәм узган чараларны искә алды. Төбәктә расланган чаралар планы турында сөйләде. Нәкъ шундый ук планнар муниципаль районнар дәрәҗәсендә дә расланган. Аларны үткәрүне район башлыкларының үз контрольләренә алуларын сорады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 19:13Кер юу машинасына ни өчен аш серкәсе салалар? Кайбер оста хуҗабикәләр кер юа торган машинага аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.8700
-
20 апрель 2021 - 17:05Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.7100
-
20 апрель 2021 - 16:08Укытучының хезмэте дәрестән башлана Бүген Күәм урта мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен "Укытучының хезмэте дәрестән башлана” темасына фәнни-практик семинар уздырылды.10400
-
20 апрель 2021 - 15:15Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме 20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.4800
-
20 апрель 2021 - 14:12Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.4900
-
20 апрель 2021 - 13:15Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.6800
-
20 апрель 2021 - 12:03Ачык ишекләр көне узды 17 апрель көнне Г. Тукай исемендәге техникумда ачык ишекләр көне булып узды.11500
-
20 апрель 2021 - 10:10Олы Мәңгәр мәктәбендә "Умырзая чәчәге көне" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм -"Умырзая чәчәге көне" уздырылды.7400
-
19 апрель 2021 - 19:05Күңгәр мәдәният йортында спектакль куйдылар Күңгәр мәдәният йортында "Фәрештә" спектаклен сәхнәгә куйдылар.14401
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.18700
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.22400
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.21600
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.18200
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика