Нәзер корбаны хакында
Сорау: "Нәзер корбаны өләшү тәртибен аңлатып узсагыз иде. Тиреләрен нишләтергә? Сорауга Олы Әтнә мәчетеннән Наил хәзрәт Сәгъдиев җавап бирә. - Татар халкы: "Әйт нәзер, тот хәзер", ди. Шуңа күрә нәзерне озакка сузмау хәер. Димәк, нәзерне әйтмәскә тырышырга кирәк. Ә инде нәзер корбанына килсәк, аны кемгә дип адарынсаң, шуларга өләшү тиеш....
Сорау: "Нәзер корбаны өләшү тәртибен аңлатып узсагыз иде. Тиреләрен нишләтергә?
Сорауга Олы Әтнә мәчетеннән Наил хәзрәт Сәгъдиев җавап бирә.
- Татар халкы: "Әйт нәзер, тот хәзер", ди. Шуңа күрә нәзерне озакка сузмау хәер. Димәк, нәзерне әйтмәскә тырышырга кирәк. Ә инде нәзер корбанына килсәк, аны кемгә дип адарынсаң, шуларга өләшү тиеш. Ә тирене сатып, акчасын нәзер әйткәнчә тоту дөрес булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев