Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәбиуллина: Татфондбанкта булган хәл Татарстанның банк системасына җыелма йогынты ясамый

Россия Банкы рәисе республиканың банк секторындагы вазгыятьне тотрыклы дип бәяли. (Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Татфондбанкта булган хәл Татарстанның банк системасына җыелма йогынты ясамый, дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Нәбиуллина сүзләренчә, Татфондбанкның күләме нинди булуга карамастан, хәтта аның белән...

Россия Банкы рәисе республиканың банк секторындагы вазгыятьне тотрыклы дип бәяли.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Татфондбанкта булган хәл Татарстанның банк системасына җыелма йогынты ясамый, дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Нәбиуллина сүзләренчә, Татфондбанкның күләме нинди булуга карамастан, хәтта аның белән булган хәл дә Татарстанның банк системасына система үзгәлеге китерми.

«… тулаем вазгыять анда банк секторы күзлегеннән тотрыклы», - дигән Үзәк Банк башлыгы.

Искәртеп үтик: Россия Банкы быел 15 декабрьдә Татфондбанк кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә 3 айлык мораторий кертте. Бу турыда карар кредиторларның билгеләнгән вакытка акча буенча йөкләмәләре таләпләре канәгатьләндерелмәү белән бәйле рәвештә кабул ителгән иде. Агымдагы счетлардан һәм физик затларның кертемнәреннән акчалата суммаларны салдыру проблемалары 12 декабрьдә башланды. Үзәк Банк соңрак Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкны Татфондбанк белән ИнтехБанкның вакытлыча хакимияте итте. Шул ук вакытта, Татфондбанк белән Россия Банкы акционерларының уртак тырышлыгы белән вакыйганың критик хәлгә җитүеннән котылу мөмкинлеге бирде, дигәннәр Россия Банкында.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/28/132304/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев