Нечкә муен, пар кыллар...

Чиертер иде бар куллар, яшьләр уйный белмиләр - шуңа якын килмиләр. Нәрсә булыр икән бу, дисезме? Мандолина турында сүзем. Ә бездә мандолинада уйнаучылар бик сирәк. Нәкъ табышмактагыча, яшьләр бик уйный белми. Өлкәннәр арасында исә Бәрәскә авылыннан мандолинада уйнаучы ветеран-укытучы Әлфинур Хәйретдинованы белмәгән кеше юктыр. Әлфинур апа "мин" дип кычкырып йөри...
Чиертер иде бар куллар, яшьләр уйный белмиләр - шуңа якын килмиләр.
Нәрсә булыр икән бу, дисезме? Мандолина турында сүзем. Ә бездә мандолинада уйнаучылар бик сирәк. Нәкъ табышмактагыча, яшьләр бик уйный белми. Өлкәннәр арасында исә Бәрәскә авылыннан мандолинада уйнаучы ветеран-укытучы Әлфинур Хәйретдинованы белмәгән кеше юктыр. Әлфинур апа "мин" дип кычкырып йөри торганнардан түгел, бик тыйнак, сабыр кеше. Тумышы белән ул Шимбер авылыннан. Мандолинага мәхәббәте дә әнә шул мәктәпнең башлангыч сыйныфында укыганда бөреләнә аның. "Башлангыч сыйныф укытучысы Кәшифә апа Гарифуллина тәнәфес вакытларында бик матур итеп мандолинада уйный иде. Аның уйнавына кызыгып карап торганмын күрәсең, миңа да өйрәнергә тәкъдим итте. Әнә шул Кәшифә апаның ярдәме белән үзлегемнән өйрәндем мандолинада уйнарга." 34 ел педагогик стажы булган Әлфинур апага укыту чорында да бик ярдәм итә бу һөнәре. Еллар узып, җитди авырулар кичергәннән соң, кабат кулына мандолина ала ул. Монысы - район ветераннар советы рәисе Мингазиз ага Зиннәтовның тынгысызлыгы белән. Өлкәннәрнең тормышына җан өргән Мингазиз абыйны " үз эшенең чын остасы, энтузиаст, һәр эштә дә башлап йөрүче" буларак бәяләде Әлфинур апа. Ветераннарны сәхнәгә менгерүче кеше дә нәкъ шул Мингазиз абый бит. "Балкыш" фестивалендә катнашып, Казанга филармониягә чакыру ала. Әлеге концертта катнашу мөмкинлеген булдырган өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновка, баянчы Фарис Биккининга, шул ук Мингазиз абыйга бик рәхмәтле ул. "Фариста көйне тоемлау сәләте бик көчле. Чыгыш ясаган вакытта аның ярдәме бик зур", - ди Әлфинур апа. Филармониядән дипломант исеменә лаек булып кайта ул. Мандолинада уйнаучылардан бер үзе чыгыш ясый. Тәэсирләре дә бик көчле: "Филармонияне беренче тапкыр күрдем. Бик якты, матур бина. Чыгыш ясаучылар арасында 90 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны да бар иде. Әлмәтлеләр бик матур чыгыш ясады. 80 кешелек җыелма хор белән килгәннәр, бөтенесендә искитмәле матур киемнәр. Үзебезнең районда мондый хор булдыру бик күркәм күренеш булыр иде", - ди ветеран музыкант.
Әлфинур апа киләчәктә дә үзенең иҗаты белән сөендерер дип уйлыйм. Ә без аңа бары уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 10:18АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».300
-
7 август 2022 - 16:42Йөртүче- исерекләр: ай саен арталар “Кызганычка каршы, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләр кимеми”, – ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Айнур Ямалиев.18700
-
7 август 2022 - 14:44Кыярдан тәмле салат Ясавы да җайлы, тәмле дә, качып үскән эре кыярлар да ярый.13800
-
7 август 2022 - 12:01Вейп «бүләге» — попкорн кебек үпкә Җир шарында һәр ун секунд саен (!) бер тәмәкече үлә. Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Якын киләчәктә хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, соңгы елларда сөремле көпшәнең тагын да яманрак төре – электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Бүген ул – олысыннан алып кечесенә кадәр – һәркемнең кулында. Вейп дигәнең бүген шәһәр яшьләрен генә түгел, авылдагыларын дә агулый.19000
-
7 август 2022 - 10:06“Ашкындылар. Үлемгә булган, күрәсең...” Оренбургның Шарлык районы Яңа Муса авылында Габитовлар гаиләсе белән хушлаштылар. Әлеге гаилә белән булган фаҗига интернет челтәрләрен шаулатты.45100
-
6 август 2022 - 18:26Ялганлый беләсезме? Әлеге тест белән үзегезне тикшереп карагыз әле. Ялганлый беләсезме икән?29400
-
6 август 2022 - 16:15Карбыз сайлый беләсезме? Карбыз сезоны җитте һәм аны ничек сайларга соң?!17801
-
6 август 2022 - 14:06Көз аена авыручылар саны артыр дип көтелә Таҗвирусы ниһаять чигенде, маска, перчаткаларны салдык, дип үзебезне никадәр тынычландыдырга тырышсак та, әлеге мәкерле чир беркая да китмәде.15700
-
6 август 2022 - 12:04Бер-ике үгез асра, файдасы булыр Югары Көек авылын үзенең хезмәте белән еракларга таныткан, Валдис Пельш тарафыннан әзерләнгән “Дорогами открытий. Третья столица” фильмында да искә алынган Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов белән аралашкан саен гел яңалык ачасың.21600
-
6 август 2022 - 10:02Район авылларының берсендә көтелмәгән хәл: күршесе күршесенең башына матик белән суга Районыбызның бер авылында да көтелмәгән хәл килеп чыга. Иртәнге якта бакчасында тыныч кына эшләп йөрүче ханымга күршесе, көтмәгәндә матик белән баш артына суга.46500
-
6 август 2022 - 08:06Ир 92 яшьлек картка әйләнә Ял көннәрегез матур үтсен. Бер елмаеп алыйк әле.26700
-
5 август 2022 - 17:49Бөтен дөньяны яуларга тырышып, яшәүнең тәмен сизми кала күрмә Дәрес бара. Бер укытучы бала канәгатьсезлеген белдереп укытучысына мөрәҗәгать итә.20900
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
29 июль 2022 - 13:18Күпьеллыктан сенаж мул була Районның күп күмәк хуҗалыкларында, шул исәптән «Тукай»да да икенче укостан сенаж салалар.28500
-
23 июль 2022 - 10:0224 % - өч район өлеше Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алган хәбәрләргә караганда, 18 июль көненә республикада 4299,7 тонна сөт савып алынган.63700
-
7 август 2022 - 08:00Әтнә-Күшәр юлы ремонтлана, сак булыгызРайон юлларында ремонт эшләре дәвам итә.19601
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293418100
-
5 август 2022 - 10:45Күрше Арча районында фаҗига Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Арча районы Наласа авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.67200
-
5 август 2022 - 11:58Әтнәдә бакчалардан бәрәңге урлый башладылар Соңгы берничә көндә Олы Әтнә авылында шәхси хуҗалыклардан бәрәңге урлый башладылар.62800
-
6 август 2022 - 10:02Район авылларының берсендә көтелмәгән хәл: күршесе күршесенең башына матик белән суга Районыбызның бер авылында да көтелмәгән хәл килеп чыга. Иртәнге якта бакчасында тыныч кына эшләп йөрүче ханымга күршесе, көтмәгәндә матик белән баш артына суга.46500
-
7 август 2022 - 10:06“Ашкындылар. Үлемгә булган, күрәсең...” Оренбургның Шарлык районы Яңа Муса авылында Габитовлар гаиләсе белән хушлаштылар. Әлеге гаилә белән булган фаҗига интернет челтәрләрен шаулатты.45100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика