Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Некролог”ны кемгә генә бирәләр икән?

2014 елгы «Әтнә таңы» газетасының берьеллык төпләмәсен карап утырдым һәм шаккаттым. «Уңыш» агрофирмасы ел буена бары тик бер некролог биргән. Ул да булса Фәтхуллин Нәүфәл абыйга. 43 ел тракторда эшләгәнен искә алганнардыр. Ә менә кодабыз Гомәр Хәкимов үлгәч некролог бирмәделәр, ул да бит гомере буе хатыны белән шул хуҗалыкта эшләгән....

2014 елгы "Әтнә таңы" газетасының берьеллык төпләмәсен карап утырдым һәм шаккаттым. "Уңыш" агрофирмасы ел буена бары тик бер некролог биргән.

Ул да булса Фәтхуллин Нәүфәл абыйга. 43 ел тракторда эшләгәнен искә алганнардыр. Ә менә кодабыз Гомәр Хәкимов үлгәч некролог бирмәделәр, ул да бит гомере буе хатыны белән шул хуҗалыкта эшләгән. Бүгенгесе көндә килене алдынгы сыер савучы, улы КамАЗ шоферы, бер генә көн дә эштән калмыйлар. Ленар кадәр алтын куллы кеше бөтен Көектә юктыр әле.

Дингә якынаябыз, мәчетләр салдырабыз, корбан чалабыз, ел саен халык җыеп ифтар ашлары үткәрәбез. Авылдашыңның, күршеңнең, бергә эшләгән иптәшеңнең үлгәнен дә белмичә, ярдәм кулы да сузмагач, бу кылган гамәлләребез юкка чыга түгелме соң? Озак еллар "Каенсар" колхозында, Күәм авыл советында рәис булып эшләгән югары белемле зооинженер, ветеринария табибы булып эшләгән Мөхәммәтгалиев Наилнең дә үлгәненә бер ел була. Шушы көн җитеп ни җирле үзидарәдән, ни "Уңыш" агрофирмасыннан гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашучы булмаган. Бу ике егет, озак еллар сайлау комиссиясе әгъзалары булган, күмәк хуҗалыкларның әйдәп баручы белгечләре иде. "Каенсар" колхозы вакытында бер күркәм гадәт бар иде, берәр эшче вафат була икән, менә шул егетләр, теге кешенең гаиләсенә аз булса да ярдәм булыр дип, төнлә булса да җыелышып чардуган эшлиләр иде. Кем ишетсә, шул булышырга килер иде.

Бәгъдәнурым 1994 елга кадәр Күәм урта мәктәбендә эшләде. Соңгы юлга коллективның бөтен ир-егетләре озатты. Матди ярдәм дә иттеләр. Мәдәният бүлеге дә авыр кайгыбызны уртаклашып газетага некролог та бирде, матди ярдәм дә күрсәттеләр. Күп кеше дуслар, танышлар ирем турындагы хәбәрне шул некролог аша белделәр. Бу ике оешма коллективына да гаиләбез исеменнән чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 60 яшьлек юбилеемны больницада каршыларга туры килде. 7 ноябрь көнне Гөлүзә Сираҗиева белән Раилә Галиева палатага килеп кергәч аптырап киттем. Алар мине котларга дип, бик күп күчтәнәчләр белән килгән иделәр. Палатадагы әбиләр аларны минем бертуган сеңелләрем дип карап калганнар. Күңел аздан була, аздан хәтер кала.

1 февраль көнне Күәм мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 70 еллыыгына багышланган театральләштерелгән тамаша карарга бардым. Кайтырга чыккач байтак кеше Бәгъдәнурның ник килмәвен сорашты. Берсенә "Җибәрмәделәр ахрысы", -дим. Аның аптырап карап торуын күргәч, дөреслекне әйтми булмады. "Сеңелем, бәгърем, абыеңның үлгәненә 5 ай була бит инде",- дигәч, ул аклы-күкле булып китте. "Бер дә ишетмәдек шул", ди. Бер ул гына сорамый, кисәк-кисәк үзем дә аптырап китәм. Бәлки ул түгел, ә мин үлдем микән әллә, дигән уйлар килә башыма. Кешеләргә үпкәләп булмый, бәлки ике оешма биргән кайгы уртаклашуны күрмәгәннәрдер. Ә "Уңыш" агрофирмасының аның үлемен хәбәр итеп, кайгыбызны уртаклашырга акчасы булмагандыр. Некрологка дигән акчаны "Ленин", "Тукай", "Ташчишмә" хуҗалыкларына гына биргәннәр ахрысы. Чөнки гәҗит саен алар 3-5 кешенең кайгысын уртаклашалар.... Ничек бөлгенлеккә төшми торганнардыр. Бәлки халык рәхмәте аларга меңе белән әйләнеп кайтадыр....

И, газиз, Аллам! Безгә бу дөньяда яяшәгәндә бәндәләргә мохтаҗлыклар төшермә, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы бир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев