Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Немец генералы безнең белән эшләде...”

90 яшен тутырган Зәки абый Рәхимов Себер шахталарында күргәннәрен искә алып әнә шулай ди. Иске Мәңгәр авылында, биш балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. Заманына күрә, 7 сыйныф белемен ала. 12 яшеннән алып, сугыш чорларын исәпләмичә, 74 яшенә хәтле бар гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлый. "Ат җиккәндә камыт бавын кысарга...

90 яшен тутырган Зәки абый Рәхимов Себер шахталарында күргәннәрен искә алып әнә шулай ди.

Иске Мәңгәр авылында, биш балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. Заманына күрә, 7 сыйныф белемен ала. 12 яшеннән алып, сугыш чорларын исәпләмичә, 74 яшенә хәтле бар гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлый. "Ат җиккәндә камыт бавын кысарга көчем җитми, олылар кысып бирә торган иде", - дип искә ала ул үсмер елларын. Үз гомерендә кемнәр генә булып эшләргә туры килми аңа - гади колхозчы да була, бригадир ярдәмчесе дә. Хәзер инде юкка чыгып беткән, ә заманында, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, авыл кешесенә эш биргән, тамагын туйдырган яшелчә, алма бакчаларын карап, тәрбияләп тору да нәкъ менә Зәки абый өстендә була.

Сугыш чыгу турындагы хәбәрне ФЗО га язылып киткән Зәки абый Коркачык станциясендә ишетә. " Ишеткәч тә ышанмадык. Казанга килеп җиткәч, андагы мәхшәрне күреп, дөрес икән дип уйладык", - ди ул. Алар 5 егет булалар, араларыннан Сергей Котельниковны аеруча хөрмәт белән искә ала. "Без урысча берни белмибез, ярый Сергей булды, аңа ияреп йөрдек", - ди. Шул чыгып киткәннән тәпи-тәпи ярты Рәсәйне айкый егетләр. Башта Сталинград, аннары Ворошиловоград, Ростов, Донецк... Ворошиловоградта Сергей һәм башка егетләр белән аймыл булалар, Донецкида кабат очрашалар. "Басулар аша узганда, кукуруз җыябыз. Поездлар узып китә, көлләрен ыргыталар, әнә шуңа күмеп, чәкәнен пешереп ашый торган идек", - дип сөйли Зәки абый. Аннары Себер шахталарына, Кемеров өлкәсе, Прокопьевск шәһәренә җибәрәләр аларны. Биредә укып, шахтада эшлиләр. Дошманга каршы корал тотып сугышмасалар да, Бөек җиңү өчен тылдан торып көрәшәләр егетләр. Югыйсә, сугышка җибәрсеннәр дип 3 тапкыр гариза язып илтә Зәки . "Вакыт җиткәч, чакыртырбыз. Сез әле монда кирәк, дигән җавап ишетә. Сугышып кына түгел, фронт өчен ташкүмерне дә кемдер чыгарырга тиеш бит. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, ди безнең халык. Күрә Иске Мәңгәр егете, бомбалар астына да эләгергә туры килә аңа, шахта басуны да үз җилкәсендә татый. Сугышта дошман булган немец әсирләре белән дә иңне-иңгә куеп эшли алар. Аларның бик төгәл булуларын, бар нәрсәдә тәртип яратуларын әле дә хәтерли.

Сәләмәтлегенә зыян килеп, 1947 елда туган якларына кайта Зәки абый. Кайтса, җимерелергә торган өй, әти-әни янында апа, сеңел, энекәш... Ничек тә йорт-курасын яңарту уе белән яна егет. Туган як һавасы үзенекен итә, авыртуларны онытып, кабат күмәк хуҗалык эшенә чума ул. Бары 39 яшендә гаилә кора. Соңармый, тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр, оныкларны күрү бәхетенә дә ирешә. Кызлары үз юлларын тапкан, хөрмәткә лаек кешеләр.

90 яшен тутыруга карамастан, Зәки абый бик зиһенле, һәр нәрсәгә үз фикере бар. Бүгенге көненә куанып, тормыштан тәм табып яши . Шунысын да әйтергә кирәк, Иске Мәңгәрдә мәчет төзүдә башлап йөргән кеше ул. Моңарчы мулла вазыйфаларын башкарып килгән. Әле дә мәчеткә йөри, 5 вакыт намазын калдырмый. Ходай үзен сәләмәтлектән генә аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев