Әтнә таңы

“Әни, җаным, ашыйсым бик килә ич” - "Әтнә таңы"

Бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән тиңләп тә, чагыштырып та булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 70 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан...

Бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән тиңләп тә, чагыштырып та булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 70 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнүләрен оныта торган түгел...

Укучыларга, яшьләргә гыйбрәт өчен без мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннары, балачагы шул авыр елларга туры килгән өлкәннәр белән очрашулар оештырабыз, эзләнү эшләре алып барабыз. Өлкәннәрнең авыр язмышы хәтта туклыкта, муллыкта үскән, юклыкның, нужаның ни икәнен белмәгән балаларны да битараф калдыра алмый торгандыр.

Бүген мин газета укучылар игътибарына Мамыш авылыннан сугыш чоры баласы Ситдиков Ингил Йосыф улы белән әңгәмәбезне тәкъдим итәм. Сугыш еллары турында менә ниләр сөйләде ул безгә:

- Мин, Ситдиков Ингил Йосыф улы, 1934 елның 10 мартында Мамыш авылында туганмын. Әнием Маһинур 1911 елгы, Арча районы Яңа Сәрдә авылы кызы. Әтием Йосыф 1897 елгы Мамыш авылы егете.

Сугышның авырлыгын, ач-ялангачлыкны сөйләп тә, язып та бетереп булмастыр. Күңелле балачагыбыздан мәхрүм итте, яшьлек хыялларыбызны юкка чыгарды ул сугыш.

Сугыш... Бу хәбәрне ишеткән мизгел, кечкенә булсам да, бер дә онытылмый. ...Менә без, бертөркем кызлар, малайлар, көндәге гадәт буенча, көтүләр кайткач, өйдәге эшләр тәмамлангач, төрле уеннар уйнадык. Иртәгә дә шушы урында җыелабыз дип таралыштык. Ләкин бу кич безнең балачагыбыз, гөнаһсыз сабый чакларыбыз белән гомерлеккә аерылышуыбыз булган икән.

Сугышның беренче көненнән авылга чакыру кәгазьләре килә башлады. Авыл һәр көнне диярлек ирләрне көрәшкә озатты. Әтигә дә чакыру кәгазе беренче көннәрдә үк килде. Ул көнне әти белән тагын берничә кеше китте. Әнигә ияреп без дә әтине озатырга бардык. Сугышка китүчеләрне бөтен авыл халкы озатып кала. Иң авыры - әтиләрнең ат арбасына утырып Яңа Шашы ягына кузгалып китүләре булды. Беренче киткән солдатларга сугышның иң дәһшәтле этабы эләкте. 1942 нче елда, әти яраланып госпитальдә ятып чыккач, 40 көнгә авылга кайтып китте. Китеп озак та тормады, шул ук елда Ленинград янындагы сугышларда һәлак булуы турында кара печатьле хәбәр килде.

Күп кенә яшьтәшләрем кебек миңа да әтисезлекнең бар ачысын татырга, яшьтән нужа арбасына җигелеп эшләргә насыйп булган. Тол калган әниемә олы ярдәмче булдым. Ул елларның һәрбер көне күпме авырлык, күз яшьләре белән сугарылган. Колхозда нинди авыр эш бар, әниләр бер караңгыдан икенчесенә кадәршунда. Минем ише балаларга да эшне кушып торалар. Аякка кияргә ярый әле чабата бар. Басуда черек бәрәңге җыйганда кайсыберебезнең чабата күтәрмәсе өзелеп кала. Басу буйлап бәрәңге эзли-эзли аяк-куллар өшеп бетә иде. Бәрәңгесен табып җыеп кайта алсак, туңулар онытылып китә. Өйдә бит әле кечкенә энеләрем, сеңлем бар. Авыр булса да, балачагыбыз күңелле иде.

Ир-егетләр сугышка киткәч, бөтен эш хатын-кызларга, карт-карчыкларга һәм безгә калды. Башак җыйдык, киндер йолкыдык, көз көне чөгендер, бәрәңге алдык, язга чыгу белән черек бәрәңге җыйдык...

Өстә, аякта начар киемнәр булганлыктан бик туңа идек. Кечкенә чанага коры-сары төяп, салкын өйне җылытырга утын әмәлли идек. Кичләрен сугышчыларга бияләйләр бәйләдек, хатлар яздык. Сугыш вакыты булса да авылларга барып концертлар куйдык. Авылга эвакуацияләнгән эстоннар кайтты. Алар арасында балалар да бар иде. Авыл халкы башка милләт кешеләре белән дә бик тату яшәде. Бары - бергә, югы уртак уртак булды.

Авыр сугыш елларында тырышып укып белем алдык. 1942 елда туган авылымдагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Аннары күрше авылдагы Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамладым.

Ачка үлмәс өчен черек бәрәңге, кар астыннан чыккан яшь үләннәрне, калдык ашлыкларны җыеп ашый идек. "Әни, җаным, ашыйсым бик килә ич", - дип әниемне борчымадым. Барысына да түздек. Сугыш беткәч тә, эшләр күп иде, җимерекләрне торгызу эшләрендә катнашырга, өлкәннәргә булышырга кирәк булды.

Бераз үсеп киткәч, яшьлек үзенекен итә: ачлык та киртә була алмый, юклык та комачауламый. Аякларда чабата, өскә-башка кием чамалы булса да, күңелләребез көр булды, сәхнәдә спектакль куярга да, җыр-бию, уен-көлкегә дә вакыт табылды.

Олы Әтнә кызы Фәния белән тату гаилә корып, 3 кыз үстердек, аларны укытып олы тормыш юлына озаттык. Кызганычка каршы, Фәниям якты дөньядан иртәрәк китеп барды. Бүгенге көндә туган авылымда, туган нигеземдә, балаларым тәрбиясендә, хөрмәттә картлык гомере кичерәм.

Әнием гомере буе әтиемне көтте. Без ятим балалары хакына Ходай аңа озын гомер насыйп иткән. 2009 елның 23 нче мартында 98 яшендә вафат булды.

Яшьләргә теләгем шул: бүгенге матур, тыныч, рәхәт тормышның кадерен белегез. Хезмәтне яратыгыз! Тырышып укыгыз - киләчәк сезнеке! - дип тәмамлады Ингил абый әңгәмәбезне.

Ингил абый һәм барча сугыш елы балалары! Без, сугыштан соңгы буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә олы рәхмәт Сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: