Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен акча кулга бирелми?

Субсидия кайчан кулга бирелер? Сөт сату белән бәйле авыл халкын әнә шул сорау борчый. "Инде ничә көн буе "Саклык банкы"на кереп булмый. Хәтта якын килеп булмый, бу кадәр чиратны әле күргән юк иде. Барысы да сыер, кәҗә асраганга бирелә торган субсидияне алыр өчен "счет" ачарга чират тора. Бу хакта район...

Субсидия кайчан кулга бирелер? Сөт сату белән бәйле авыл халкын әнә шул сорау борчый.

"Инде ничә көн буе "Саклык банкы"на кереп булмый. Хәтта якын килеп булмый, бу кадәр чиратны әле күргән юк иде. Барысы да сыер, кәҗә асраганга бирелә торган субсидияне алыр өчен "счет" ачарга чират тора. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Райлә Шәйдуллинадан сораштык.

-Элек ул субсидияне һәр авыл җирлеге һәр кешенең үзенә өләште. Хәзер йорт кенәгәсе кем исемендә , шул үз исеменә шәхси "счет" ачарга тиеш. Акча кулга бирелми...- дип аңлата ул.

Тик әлегә субсидия бирү турында карар чыкмаган. Әмма Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан "счет" ачарга дигән күрсәтмә килгән инде. Мөмкинлеге чикле йорт хуҗалары үзләре йөри алмасалар, ышаныч язуы язарга тиешләр икән.

Исегезгә төшерәбез: ТР Президенты әйтүенчә, 1 сыер өчен - 2 мең. 2 сыерга- 3әр мең, өч сыерның һәрберсе өчен 4әр мең сум субсидия бирелер дип көтелә. Ә кәҗә өчен - 1 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев