Әтнә таңы

Әни кочагы

Автор Ралия Кәримова, Түбән Кама шәһәре. Караңгылык куерганнан-куера бара. Миләүшә туктап калды. Алда, әнә теге әрәмәлек артында озын, тирән Бүре чокыры башлана. Су буйларында бер җан иясе дә юк! Шул кадәр озак эзләп тә табылмады, кая китеп олакты икән кайта белмәгән бу сыер? Кире борылса, үги әнисе ачуланыр инде. Үзенең...

Автор Ралия Кәримова, Түбән Кама шәһәре.

Реклама

Караңгылык куерганнан-куера бара. Миләүшә туктап калды. Алда, әнә теге әрәмәлек артында озын, тирән Бүре чокыры башлана. Су буйларында бер җан иясе дә юк! Шул кадәр озак эзләп тә табылмады, кая китеп олакты икән кайта белмәгән бу сыер? Кире борылса, үги әнисе ачуланыр инде. Үзенең әнкәсе исән булса, төнгә каршы ялгызын җибәрмәс иде дә соң... Кызның күзләренә яшь тулды.

- Их, әнкәй! Нигә ташлап киттең син безне?

Ул елый-елый куе болыт каплаган караңгы күк йөзенә текәлде. Болыт ертыгы артындагы сыек караңгылык эченнән әнкәсе карап торадыр кебек тоелды аңа. Йөзен бик ачык хәтерләмәсә дә, Миләүшә күз яшьләре аша әнкәсе белән сөйләшә башлады: «Әнкәә-әй! Нишләп безне калдырып киттең син? Ярдәм ит инде! Кая барыйм соң? Кайда булыр бу сыер? Әллә зират буенда микән?» Йөрәген кысып алган коточкыч курку хисен куып, ул теләр-теләмәс кенә алга атлады. Юк, курыкмаска, аның өчен хәзер көн, кояш кыздыра, дип күз алдына китерергә кирәк... Миләүшә әкрен генә җырлый башлады: «Кояш, кояш, мәңге балкый, мәңге нур сибә». Безне ташлап иртә киттең, әнием, нигә?

Шул вакыт төнге тынлыкта арттан, ерактан: «Кызым, сыерны таптым», дигән тавыш - әнкәсе тавышы ишетелде. Миләүшә рәхмәт хисләре белән болытлы күккә карап алды да, күзләрен пычранган куллары белән сөртеп, кире борылды.

...Әнкәсе үлгәндә Миләүшәгә нибары биш кенә яшь, энесе дүрттә, кечкенә Гөлсемгә ике дә тулмаган иде әле. Бер көнне иртән сәкедә тезелеп йоклап яткан балаларга әбиләре эндәште:

- Торыгыз, балакайларым, әнкәгез үлде!

Миләүшә күзен ачканда өйгә кеше җыела, ишектән ниндидер таяклы бабайлар кереп килә. Кызчык берни аңламыйча аларга карады. Никадәр кеше... Кайбер кешеләр килеп аларның башларыннан сыйпады, нидер әйттеләр, тик бер кеше дә елмаймый, шатланмый иде. Түрдәге агач сәкедә кемдер ята...Аларны тиз-тиз киендереп әтиләре алып чыгып китте, ә үзе эндәшми, йөзе кайгылы күренә. Кызчык ни уйларга да белмәде.

Менә бераздан күршеләрдән сабыйларны алып чыктылар, ишек алды тулы халык! Мулла бабай нәрсәдер укый башлады. Уртада ниндидер такталар, эчендә ак чүпрәккә төрелгән кеше гәүдәсе. Әллә авырып яткан әнкәсе микән? Кызчык аптырап торганда, әткәсе аларны җитәкләп бакчага алып керде.

- Сезгә зиратка барырга ярамый, шушында гына басып карап торыгыз! - диде ул балаларына. Аларны бакча коймасы янында калдырып, үзе халык арасына кереп китте. Ир-атларның зират дигән җиргә китүләрен бакча башыннан күзәтеп торган Миләүшәне ниндидер авыр тойгы басты. Тик ул моның әнкәсе белән мәңгелеккә аерылышу мизгелләре икәнен аңламады.

Әнкәй! Нинди рәхәт бу сүзне әйтүе! Ә чит кешегә алай рәхәт итеп әйтеп булмый икән бу сүзне. Бер ай үткәч, әткәләре өйгә бер апаны алып кайтты. Ул аларны өстәл янына утыртты, тәбикмәк кисәге тоттырды, алларына шакмаклы шикәр белән чәй куйды. Бу апага ияреп килгән малай Ясәви исемле иде. «Менә, балалар, өчәү идегез, хәзер дүртәү булдыгыз!» - диде әткәләре. Кызгылт чәчле, тукмак борынлы, сипкелле йөзле юантык бу малай, тиз генә чәен эчеп бетерде. Чыкканда Миләүшәнең чынаяк кырыена куйган шикәрен эләктерде дә, ишек алдына шылды. Чынаягын эчкәрәк этеп куйган кызчыкның ни өчен елаганын өлкәннәр аңламады. Икенче көнне балалар ишек алдында уйныйлар иде.

- Ясәви, син әшәке малай, иркенләп уйнарга ирек бирмисең, менә беләгемне авырттырдың, әткәйгә әйтәм мин сине, - диде кыз, күгәргән беләген күрсәтеп.

- Апаның тәтиен алма!

Кечкенә Әхнәф җиргә егылган апасын яклады, кулыннан тотып торгызырга тырышты.

- Ясәви, чорсыз, тимә ул балаларга! - диде үги әнкәсе.

Шулчак капкадан әтиләре кайтып керде, кызны елаткан малайга кырыс караш ташлады да килеп Миләүшәне кочагына алды, башыннан сыйпап юатты. Ә икенче көнне кичке якта ул ун гына көн торган яңа әниләрен атка утыртып кире авылларына илтеп куйды.

Көннәр шулай үтә торды, балаларга игътибар, ана тәрбиясе җитмәвен күргән әтисе, әбиләре белән киңәшеп, икенче авылдан тагын бер апаны алып кайтты. Ул баласыз, ялгыз иде. Өлкәннәр сөйләшеп утырдылар. Матур гәүдәле бу мөлаем хатын бик җитез күренә. Иртән үк балаларның кием-салымын юып элде, өйне җыештырды, ашарга әзерләде.

- Нәҗип, мин барысын да карармын, борчылма, - диде ул. Әтиләре эшкә китүгә, абзар-кура тирәсен җыештырды, яшелчә бакчасында эшләде, тавыкларга җим бирде. Миләүшә аңа булышырга тырышты. Ә эш беткәч, кечкенә Гөлсемне алдына утыртып сөя иде ул. Тик бераздан каядыр китә, юкка чыга башлады. Әтиләре иртәдән кичкә кадәр эштә булса да, тормышлары рәткә кергәндәй булды, балаларның күңелләре күтәрелде. Тик авылда туган-тумачадан, күрше-тирәдән яшерерлек сер булмый, урамның кырык күзе бар бит. Бу хатынның кырын эше - аракы белән дус булуы халыкка тиз таралды, моны Нәҗипкә җиткереп тордылар. Хатынның кулына акча керми башлагач, балалар ризыгы - келәттәге он күзгә күренеп кимеде. «Иртә уңмаган кич уңмас, ә кич уңмаган һич уңмас», дисәләр дә, ир аның белән яхшылап сөйләшеп карады, тик нәтиҗәсе булмады. Эшләр тирәнгә киткәнче бу хатынны да аерып җибәрергә мәҗбүр булды ул.

Әнисез тормыш дәвам итте, өч бала өстенә килергә атлыгып торучы күренмәде, ахры. Нәҗип балаларына игътибарлы булды: кайберәүләр кебек эчеп йөрмәде. Ни тотса да эшли белүе, тырышлыгы, булдыклы, ягымлы булуы балаларга үрнәк булды, алар өй эшләрен бергә эшләргә өйрәнделәр. Ятимлек ачысын тоймасыннар өчен әбиләре дә яннарында булырга тырышты. Ә яз көне кызларның салкын тигезеп чирләп ятуы, әтисе белән әбисенең аларны дәвалавы Миләүшәнең хәтерендә бик аз гына сакланган.

Язның матур бер көнендә тагын яңалык булды: бу өченче апаның аларга әни булып килүе иде. Ул эшкә уңган, кул эшләренә, тегү-чигүгә оста булып чыкты. Тезелеп басып үзенә карап торган балаларны күрүгә үк:

- Мин сезнең әнкәгез булам инде, синең исемең ничек әле, кызым? - дип Миләүшәгә карады, аның артык ябык, кечкенә булуына аптырап, аркасыннан кагып алды. Аннары Әхнәфнең башыннан сыйпап шул ук сорауны бирде, кечкенә Гөлсем әтисе артына яшеренгән иде дә, әткәләре күтәреп алып аны теге апа алдына утыртты.

- Минем бар байлыгым - шушы балалар инде, Нәсимә, аларны үстерергә, кеше итәргә булыш! Менә әнкәй дә ярдәм итәр, - диде ул ишектән кереп килүче әбиләренә күрсәтеп. Без гаилә булып әйбәт яшәрбез дип өметләнәм, эштән куркмыйм, сине кыерсытмам.

Әбиләре яңа килен белән ике куллап күреште, өстәл янына утырып дога кылды. Алар сөйләшеп утырганда авылда мулла вазыйфаларын башкаручы бабай да килеп җитте. Менә шулай итеп ел ярым эчендә Миләүшәләр тагын әниле булды. Өйдә әнкәй булгач ничек күңелле! Колхозга эшкә киткәнче мичкә ягып коймак пешерсенме, йомыркага гына басып токмач киссенме, балан бәлеше салсынмы - тәмле ис, туклык, рәхәт! Балалар мәш килеп аңа булышырга тырышты, әткәләре өйрәткәнчә чәй әзерләделәр, өстәл җыештырдылар, Миләүшә өйалды баскычларын, хәтта сепарат юа башлады. Әбиләре күрсәткәннән соң бакчадагы түтәлләрдә чүп утарга да өйрәнделәр. Көтү кайтканда җыйнаулашып сыер каршыладылар. Авылда эш җитәрлек инде, эшләп кенә өлгер!

Бер көнне әткәсе районнан яңа сумка, дәфтәрләр, каләм савыты кебек кирәк-яраклар алып кайткач, Миләүшәнең сөенече эченә сыймады. Мәктәпкә укырга керер вакыт җитеп килә, өскә кием, аякка сандали да кирәк икән. Ә форма күлмәгенә ак алъяпкыч тегү бер бәйрәм төсен алды. Яңа тегү машинасының әйләнеп торган каешыннан күзен алмаган кызга әнисе канатларына һәм итәгенә челтәр бөргән ак алъяпкыч сузгач, аның шатлыгы күзләреннән нур булып сибелде. Киеп карагач, кыз үзен нәни күбәләк кебек хис итте. Һай, ничек матур! Миләүшәнең тизрәк мәктәпкә барасы килде. Кайчан көз җитәр инде? Ул да башка кызлар кебек матур киенеп беренче сыйныфка барачак бит! Кызчык әйләнеп яңа әнисе янына килде, беренче тапкыр: «Рәхмәт, рәхмәт, әнкәй!» - дип эндәште ул үзенә сынап карап торган хатынга. Миләүшә көзгегә борылды, көзгедә елмаеп ак канатлы алъяпкычтан чибәр кыз карап тора! Ул шатлыгыннан оялгандай башын иде дә үз әнисен уйлый башлады. «Их, әнкәй! Чит апага әнкәй дигәч, син күктән карап миңа ачуланмыйсыңмы соң? Минем мәктәпкә баруымны күрсәң, ничек шатланыр идең икән! Ә әткәй... әллә соң сине оныттымы? Ул гел аның янында». Миләүшәнең бар сөенече юкка чыккандай булды. Кичкә кадәр каршылыклы уйлар эчендә йөрде. Йокларга яткач та озак уйланып ятты ул, япма белән капланып елап та алды. Әнкәсенең авырып ятканда үзен янына алып иркәләп сөюен исенә төшерде ул. Хатирәләр күп булмаса да, ямансу да, рәхәт тә иде нәни иңнәренә язмыш йөге салынган кызга! Нинди җылы, назлы иде әнкәсенең шулай иркәләве, кочаклап сөюе! Аның ябык кулларының җылылыгын тойгандай булды ул. Әнкәй кочагы... Җир йөзендәге барлык җан иясенә дә иң кирәге - әнкәй җылысы, әнкәй кочагыдыр ул. Әниләр белән генә тормыш күге гел аяз, кояшлы буладыр...

Чыганак: http://www.chelny-rt.ru/the-news/item/4211

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: