Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәм урта мәктәбе укучылары яза

Әни, әни ... Нинди назлы сүз Кеше гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан яңа мәгънә алып килә.Әни шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә.

Һәркемгә үз әнисе иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән кадерле. Мин әниемне ел фасылындагы бик күп төрле айлар белән чагыштырыр идем. Әнием табигатьнең иң серле вакытында дөньяга килгән - ул көз ае...

Булат ГАТАУЛЛИН

Табигатьтә дүрт ел фасылы бар. Ел фасылының һәр ае үз матурлыгы белән аерылып тора. Мин үз әниемне апрель аена ошатам...

Әдилә ФӘЙЗИЕВА

Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Әни мине, энемне, апамны бик ярата. Без дә аны гаиләбез белән бик нык яратабыз. Эштән арып кайтса да, ул безгә тәмледән - тәмле ризыклар пешерә...

Ландыш ХӨСНЕТДИНОВА

Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы, иң матур сүз әни! Әни дип безнең телебез ачылган. Әни ул һәрвакыт янда, авыр чакта юатучы, җылы ягымлы сүзләр әйтүче кеше...

Ильмир ГАЛИМҖАНОВ

Әниләремне бик бик яратам. Минем әниләрем икәү. Берсе мине тудырган, икенчесе тәрбияләп үстерә...

Әмир БОРҺАНОВ

Әниемне көз аена ошатам. Чөнки ул сентябрь аенда туган. Аның чәче көзге яфрак төсле саргылт, күзе күк йөзе кебек зәп-зәңгәр, тавышы искән җил кебек ягымлы...

Рәдис ФАЗЫЛҖАНОВ

Иң кадерле, гүзәл, матурлардан матур, ягымлы кеше ул - әни. Әни иң кирәкле кеше. Ул безне кадерләп үстерә. Һәр кешегә үз әнисе бик кадерле...

Азалия МӘҮЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев