Әтнә таңы

Ни пычагыма соң ул газета?..

Әтнә районында булган чираттагы сәфәребездә Күңгәр җирлегенә кергән авыл кешеләре белән очрашып сөйләштек. Монда эшлим дигән кешегә эш тә бар, авылда яшь гаиләләр дә күп. Зарланмыйлар. Ә менә газета-журналларга язылып та, аларны вакытында укый алмаганнарына бик үпкәлиләр. - Быелга кадәр 12 төрле басма алдыра идек. Узган ел хат ташучыбыз эштән...

Әтнә районында булган чираттагы сәфәребездә Күңгәр җирлегенә кергән авыл кешеләре белән очрашып сөйләштек. Монда эшлим дигән кешегә эш тә бар, авылда яшь гаиләләр дә күп. Зарланмыйлар. Ә менә газета-журналларга язылып та, аларны вакытында укый алмаганнарына бик үпкәлиләр.


- Быелга кадәр 12 төрле басма алдыра идек. Узган ел хат ташучыбыз эштән киткәч, авылда проблема башланды. Газета таратучы булмады. Арчадан килеп, атнага бер тапкыр таратып китәләр.Үз авы­лың кешесе булмагач, килгән-киткән кеше подписка өчен кайгыртып тормый икән ул. Ул кергәндә, без өйдә туры килмәдек, безгә ки­рәктә, ул юк иде. Шулай итеп, без "Ватаным Татарстан" бе­лән "Халкым минем"­гә генә язылып калдык. "ВТ"ны атнага бер китерсәләр дә, "Халкым минем" газетасын укып караган юк әле. Почта безне шулай итеп газеталардан аера, - дип сөйләде Суфия ханым. Мондый хәлгә таручылар бер ул гына булып чыкмады.


- Без район газетасына язылган идек. Ул пән­җе­шәмбе көнне басыла. Әмма хат ташучы аны авылга икенче атнаның җомгасында гына алып килә. Бер атнадан артык вакыт узгач, ни пычагыма соң ул газета? Атналык радио-телевидение программасын да куллана алмыйбыз бит. Авылыбызда яшәүче берәр кеше хат ташучы булса, мондый хәлләр кимер иде. Арчадан килүче кешеләрнең төп эше булмаганга, безгә газеталар соң таратыла. Күп яңа­лыклар искереп бетә, - ди Нурсөя әби.

Җыелган халык арасында элеккеге хат ташучы да бар иде.

Реклама

- Мин эшемнән акча аз булганга китәргә мәҗбүр булдым. 7 мең сум хезмәт хакы ала идем. Бервакыт Казанда укучы балама белешмә кирәк булды. Янәсе, ул минем карамагымда яши, дигән язу сорадылар. Әмма аның алган стипендиясен исәпләгәч, кире­сенчә, мин бала карамагында булып калдым. Үз балама ярдәм дә итә алмыйм икән бит мин. Ә күпме вакыт сарыф иттем. Көн дә авылны әйләнеп чыга идем. Утка-суга, газга да акча җыйдым. Бервакыт бу хезмәтләр өчен, аз булса да, түли башлаганнар иде, әмма соңын­нан бетерделәр. Аяклар да авырта хәзер. Хез­мәтеңә тиешле акча түлә­мәгәч, эшлисе килми шул, - ди Нәзирә апа.

Өйләренә кереп түләү­ләрен җыючы булмагач, авыл халкын компьютер артына утыртырга булганнар. Күбе­сен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә өйрә­теп маташканнар. Әмма өл­кән­нәр янә­шәсендә яшьләр булмаса, бу эшне башкару кыен, диләр. Шунлыктан түләү өчен районга барырга кирәк. "Кайчак өлгер­мибез, айныкы айга күчми кала. Андый чакта пенсия белән килә торган субсидия акчасын бирми­ләр", - ди авыл халкы.

Нурсөя апа Галиева да газетабызның якын дусты булып чыкты. "Барлык язмаларны укып барабыз. Бер үте­нечебез бар: хат ташучыбызны кире кайтарырга иде. Бераз хезмәт хакларын арттырсалар, эшли иде бит ул", - ди.
Газетаны вакытында ки­тер­миләр, диючеләр бер Әтнәдә генә түгел. Әле Әлки районыннан да бер абзый шалтыратып үземне сүгеп ташлады. "Башыңны эшләт"­не атна саен дөрес итеп чи­шәм...

Тулысы белән укы: http://vatantat.ru/index.php?pg=335

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: