Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек элегрәк киленмәгән икән

Ункөнлек Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында ункөнлек барышында шашка ярышлары үтте.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге ярышка 16 кеше килгән. Үз аякларында килүчеләр дә, алып килүчеләр дә бар. Рүзия Камаева белән Мөнир Шакировны да Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтов алып килгән. Шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге буенча барган әлеге бәйгегә тренер Раил Шакиров судьялык итте. "Бәйге бик кискен бара дисәк тә була, бик көчле уйнаучылар бар",- дип бәяли хөкемдар. Сөйләшкән арада да, я теге, я бу почмактан "Мин җиңдем", диючеләргә карап сокланып утырдым. Бик җитди төстә уйнасалар да, ара-тирә җор сүзләр дә ишетелә. Уен барышында бер-берсенең тормыш хәлләрен дә белешеп өлгерәләр. Авырлыклар да телгә алына, бәяләнә дә. Хатын-кызлар исә кызыксынып күзәтә, чөнки алар өч кенә бөртек - Түбән Көек авыл җирлегеннән килгән Эльвина Һадиева, Күңгәр авыл җирлегеннән катнашучы Рүзия Камаева, Комыргуҗа авыл җирлеге уенчысы Гүзәлия Хәкимова уеннарын тиз төгәлләделәр. Эльвина-"I, Рүзия- II, Гүзәлия ханым III урында. "Бик шәп оештырылган. Ничек элегрәк киленмәде икән дип уйлап утырам. Ирләребез активрак икән безнең, уеннары да икенче төрлерәк",- дип бәяли Рүзия Камаева.

Осталар уенны озакка сузмадылар, ничек башласалар, шулай тәмамладылар да. Ирләр арасында җиңүче булып Бәрәскәдән Дамир Сәмигуллин калды. Икенче урында - Шәйхиев Шәрифҗан, өченче урында - Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан. Алар икесе дә Түбән Көек авыл җирлегеннән. Команда бүленеше һәм аларның җиңүе түбәндәгечә: Түбән Көек командасы (23 очко) -I, Комыргуҗа командасы (16,5) - II, Күңгәр командасы (16) өченче урында. Катнашучыларның һәркайсы истәлек бүләкләре белән бүләкләнде, ә җиңүчеләргә Мактау грамотасы белән тагын аерым бүләкләр әзерләнгән иде.

- Бар да яхшы, игътибар юк, дип тә әйтә алмыйбыз. Тик безнең районда инвалидлар җәмгыяте юк. Узган ел оештырырга тырышып карадылар, җитәкчесе дә билгеләнде, тик җәмгыять эшләп китә алмады. Әтнәдән чыгып китеп, ярышларда катнашабыз, аралашабыз, сорыйлар, кыенсынып калабыз, безнең районда җәмгыять юк дип әйтергә дә тел бармый, бар дип тә сөйләп булмый, сүзне икенчегә борасың, яки читкә китәсең. Бер җәмгыять оештыру артык кыен түгелдер инде ул. Безнең белән эшләрлек бер җитәкче дә билгеләнсә, бик шат булыр идек,- дип гозерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев