Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемнең җылы кочагы - "Әтнә таңы"

Өйдә еш кына радио тыңларга яратам.Радиодулкыннарның берсендә " Әниемнең җылы кочагы нәрсә ул?" - дип игълан ишетүгә күңелләрем айкалып, шул секундта йөрәк аша кайнар дулкын үтте.

Күңелем тулып, елап йөрдем. Ә көн үтә, язасы килә. Үземне кулга алып, Нурсия( бу минем исем), әгәр язмасаң, гомерең буе үзеңне битәрләрсең , дип, язарга булдым. Әни! Бу сүзне без телебез ачылганда, балачакта әйтелгән гади сүз дип карыйбыз икән. Бу минем олыгайгач, уйланып утырганда килгән фикер. Әни сүзе бик зур, кадерле икәнлеген үзең әни, дәүәни булгач кына аңлыйсың икән. Нәрсә ул - "Әниемнең җылы кочагы?"Ул - иң назлы, иң җылы, тәннәребезгә шифа бирә торган кочак. Әнә шул җылылык гомер буе саклана. Һәм бигрәк тә әниең мәрхүм булгач аны ныграк тоясың.

Минем әнием - Гыйлемханова Минзифа Әхмәтхан кызы 1921 елның 12 июнендә дөньяга килә. Әле үзе генә дә түгел- игезәк сыңары - ир туганы Харис абый белән. Ачлык еллары, авырлыклар күп төшә әниемнең иңнәренә. Игезәк сыңары Бөек Ватан сугышында һәлак була. Шул Харис абыйны сагынып, кайларда ятып калды икән?- дип гомере буе борчылып яшәде.
Әнием авылыбызның Ак әбие - хөрмәтле кешесе булды. Гомере буе кешеләрне яратыфп яшәде ул. Безне - өч баласын да олыларны хөрмәтләргә, ярдәмчел булырга өйрәтеп калдырды. Әнием 91 яшендә арабыздан китте. 10 ел урын өстендә ятты. Параличланды, шикәр авыруы булып бер аягын кистеләр. Тик шуңа да карамастан, иөшенкелеккә бирелмәде, камил акылында, без, балаларына хәер - фатихасын биреп китте. Башым авыртса - кулын куеп, " Әлхәм" сүрзсен укып тазарта иде. Балаларым өчен борчылсам - мине юата иде. Хәзер әниемнең куларының җылысын тоеп яшим. Мине кочаклап, " Кызым, минем бәхетемә син булгансың", - диеп башымнан, җилкәләремннән сөюләренең җылысын әле дә тоям. Шуңа да, кешеләргә,"Әниләрегезне кадерләп, иңнәреннән кочаклап бары бер сүз" Әле әни син бар ярый, шуңа безгә бик рәхәт", - дип әйтегез дим. Әнием янына тагын да ешрак утырасым, ягымлы, йомшак сүзләремне күбрәк әйтәсем калган икән, дим. Үзебез сизми калып катырак эндәшеп рәнҗетсәк - исән чагында гафу үтенеп калыйк. Әгәр өлгермәсәк, рухларына багышлап догалар укыйк. Әниемнең вафатына 2017 елда биш ел була. Аның җылы кочагының җылысын мин гомерем буе онытмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев