Әйтелгән сүз
Нигә усалландык шул кадәрле?
Кеше булып юкса туганбыз.
Ә уйласаң намус киртәләрен
Атлап түгел,сикреп узганбыз.
Күңелеңнең йомшак җирен табып,
Сизеп алса дошман дигәне...
Үзәгеңә үтәр сүзләр ата
Елан агуыдай сүзләре.
Кеше күңеле кылдай нечкә була
Күп кирәкми өзеп ташларга...
Җиңел булмас ләкин шул кылларны
Ялварганга карап... ялгарга.
Әйтелгән...
Әйтелгән сүз
Нигә усалландык шул кадәрле?
Кеше булып юкса туганбыз.
Ә уйласаң намус киртәләрен
Атлап түгел,сикреп узганбыз.
Күңелеңнең йомшак җирен табып,
Сизеп алса дошман дигәне...
Үзәгеңә үтәр сүзләр ата
Елан агуыдай сүзләре.
Кеше күңеле кылдай нечкә була
Күп кирәкми өзеп ташларга...
Җиңел булмас ләкин шул кылларны
Ялварганга карап... ялгарга.
Әйтелгән сүз түрдә, җанда кала
Чыкмый кайчак үксеп елап та.
Ташка әверелгән бәгырьләрне
Хәлсез,тамчы өмет юата.
Кеше булып җиргә инде тугач,
Тыйнак кына яши белмибез...
Үз башыма төшмәс әле,диеп
Тикшерәбез... кеше сөйлибез.
Гөлфия Шиһапова,
20.01.18.
Нет комментариев