Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ник чабалар - бу бит һәлакәт

Эштән кайтышлый шундый хәлгә тап булдым: "классика" "ВАЗ" бар көченә чабып, узып китте. Кышкы юлда түгел, җәен дә болай йөрү бик куркыныч. Ярый да машинада үзе генә булса, юк бит, эчтә тулы халык. Аннан соң, ярый да ул сине тыныч кына узып китсә, юк бит, әнә машинаның артын уңга-сулга болгап...

Эштән кайтышлый шундый хәлгә тап булдым: "классика" "ВАЗ" бар көченә чабып, узып китте. Кышкы юлда түгел, җәен дә болай йөрү бик куркыныч. Ярый да машинада үзе генә булса, юк бит, эчтә тулы халык. Аннан соң, ярый да ул сине тыныч кына узып китсә, юк бит, әнә машинаның артын уңга-сулга болгап алды. Ярый да алдан ук шулай буласын чамалап, кырыйгарак чыксаң... Кыскасы, "Ярый да"лар бик күп монда. Кирәкме ул шулай чабу? Әлмәттәге коллегаларыбыз хәбәр итүенчә, нәкъ шул сәбәпле кичә иртән Казан-Оренбург-Акбүләк юлында көчле юл һәлакәте теркәлә.

ВАЗ-2107 машинасы шоферы тизлекне арттыра һәм юл чатына төшеп агачка бәрелә. Нәтиҗәдә шофер үлә, аның янәшәсендәге хатыны төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә озатыла. Бәхәссез, 46 яшьлек ир әлеге авариядә үзе гаепле була. Кирәкме шундый бәхетсезлек? Юлда ник чабасыз, егетләр, ирләр? Кемнедер бәхетсез итәрмен дип бер дә уйлаганыгыз юкмы?

Материал www.almet-rt.ru мәгүлүматлары нигезендә тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев