Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниле ятимнәр

(Әниләре ташлап киткән, авылыбызның әниле ятим сабыйларына багышлыйм...) Җылы да, рәхәт тә әтинең кочагы, Явызлар золымын җиңәрлек дәрманы. Тик ана назына сусаган үксез җан - Әниле ятимлек - кемнең соң фәрманы? Әтисез үскәннәр - исәпсез-хисапсыз, Күз күреп күнеккән - коточкыч хакыйкать! Әнисе ташлаган гөнаһсыз сабыйга Бервакыт табармы җавабын табигать? Күзләрдә...

(Әниләре ташлап киткән, авылыбызның әниле ятим сабыйларына багышлыйм...)

Җылы да, рәхәт тә әтинең кочагы,

Явызлар золымын җиңәрлек дәрманы.

Тик ана назына сусаган үксез җан -

Әниле ятимлек - кемнең соң фәрманы?

Әтисез үскәннәр - исәпсез-хисапсыз,

Күз күреп күнеккән - коточкыч хакыйкать!

Әнисе ташлаган гөнаһсыз сабыйга

Бервакыт табармы җавабын табигать?

Күзләрдә - тирән моң, күзләрдә - гаҗизлек.

Юатыр сүзләрем түгел лә үтемле...

Чарасыз акылга акланыр сәбәп юк,

Ят кочак җылытмас әниле ятимне.

Рухы сау халыкның үксезе булмыйдыр,

Хасталы аналар табармы сихәтен?!

Ходаем, җан иңгән һәр фани колыңа

Әниле булуның жәлләмә рәхәтен...

26.12.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев