Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр көне уңаеннан

Минем энием-Кадырова Илсоя Мохэммэт кызы. Әниләрне саклыйк! Әниемнең эше - иң изге эш, Әниемнең сүзе - иң назлысы. Әнием кулы - иң йомшагы, Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы! Авыр сүзне әйтмик әниләргә Аларга без итик гел ярдәм. Әниләрне саклыйк , яратыйк Калсын әле алар гел күркәм! Әниләргә назлы сүзләр җитми,...

Минем энием-Кадырова Илсоя Мохэммэт кызы.

Әниләрне саклыйк!

Әниемнең эше - иң изге эш,
Әниемнең сүзе - иң назлысы.
Әнием кулы - иң йомшагы,
Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы!

Авыр сүзне әйтмик әниләргә
Аларга без итик гел ярдәм.
Әниләрне саклыйк , яратыйк
Калсын әле алар гел күркәм!

Әниләргә назлы сүзләр җитми,
Җитми әле мактау, котлау да!
Ә бит әниләрне гел яратып,
Зурлау кирәк барыбызга да!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әниләрегезне яратуыгыз, хөрмәт итеп шигырьләр язуыгыз зур ихтирамга лаек. Әмма бәйгенең төп шарты - әниләрегезне эш вакытында - токмач кискәндә яки камыр басканда, бәйләү бәйләгәндә ...калганы үзегезнең фантазия,(әниләрегезнең эшен тавык та чүпләп бетермәслек), фотога төшереп, безгә юллау иде. Яратып пешергән ризык рецепты, бәйләү серләре белән дә уртаклашырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, фотоларыгызны atnatani@mail.ru электрон адресына юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев