Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди агач һәм куакларны көзен утыртырга ярамый?

Алма, чия, слива салкынга чыдам булмаган үсемлекләр исемлегенә керә, ә карлыган исә салкынга чыдам була.

Көзге айларда явым-төшем күп була, бик эссе дә түгел. Яңа утыртылган үсемлекләр өчен идеаль диярлек шартлар бу. Агач тамырлары +4 градуска кадәр температурада яхшы үсеш ала, салкыннар башлангачы, яхшылап үсеп китәләр. 

Шулай да көз көне салкынга чыдам булмаган агач һәм куакларны утыртмау хәерле. Бу — алма, груша, слива, абрикос, персик, чия агачлары. 

Салкынга чыдам үсемлекләр дигәндә чикләвек, тал, каен, каштан, ылыслы агачлар, кара миләш, карлыган, кура җиләге, крыжовник атала. Аларны көзен утыртырга ярый.

Иртә көздә утырту вакытында өлгермәсәгез, борчылмагыз. Соң алынган агачны салкын һәм дымлы идән астына яки базга төшереп торыгыз. Яз көне утыртырсыз. Яки агачны өй янындагы участокка грунтка күмеп куеп торыгыз, диелә бу хәбәрдә

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-10-2020/nindi-agach-m-kuaklarny-k-zen-utyrtyrga-yaramyy-5777174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев