Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әнисе – сайлауда, сабые – урамда” – “Әтнә таңы”

Сайлыйбыз бүген, кем сайлау яшендә, бар да сайлау участокларына ашыга. Олы Әтнәнең 997 нче сайлау участогыннан чыгып киләм, колагыма " Тукта, тукта, тагын аз гына сабыр ит, анаң илебезнең президентын сайларга кереп китте, синең киләчәгең яхшы булсын дип тырыша...", - дип коляскадагы сабыйның урынын җайлый. Татарча сөйләшсә игътибар да итмәс...

Сайлыйбыз бүген, кем сайлау яшендә, бар да сайлау участокларына ашыга. Олы Әтнәнең 997 нче сайлау участогыннан чыгып киләм, колагыма " Тукта, тукта, тагын аз гына сабыр ит, анаң илебезнең президентын сайларга кереп китте, синең киләчәгең яхшы булсын дип тырыша...", - дип коляскадагы сабыйның урынын җайлый.

Татарча сөйләшсә игътибар да итмәс идем, ә монда русча эндәшә. Әтнә төбәгендә урыс сөйләме сирәк ишетелә, күпчелек татарлар яшәгән төбәк, чөнки. Ә монда өлкән яшьтәге апа коляска белән җитмәсә, янында тагын бер кыз бала бар, туктамый булдыра алмадым.

- Мин, Татьяна Андреевна Абдурашитова, Норильскидан кайтып Олы Әтнәдә торабыз. "Пробабушка мин, менә ике баланың алып сайлауга килдек, чиратлашып сайлыйбыз, ничек сайламыйбыз инде, менә әнисе Гущина Роза Руслановна гына сайлау участогыннан чыкмый эле, 15-20 минут торабыз инде, күрәсең кеше күптер, чираттыр....- дип сөйли әңгәмәдәшем.

Канәгать "пробабушка".

- Еллар тыныч булсын, районыбыз яшәсен, үзебезнеке хәзер, татарларга да ияләштек, әйбәт халык... - ди Татьяна Абдрашитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев