Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнисен һәм туганнарын югалткан баланы үз әтисе тәрбияләячәк

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән.Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. «Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, - дигән...

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән.Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. «Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, - дигән Гүзәл Удачина. - Әтилек хокукларын дәлилләү кебек формаль сорауларны да хәл итәргә туры килмәде. Бала никахта вакытта туган. Баланы тәрбиягә бирү буенча әбисе ягыннан да, ир-атның яңа гаиләсе тарафыннан да каршылыклар булмады».
Хәзер бала әтисе гаиләсендә Лениногорскида яши, яңа мәктәпкә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев