Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әнкәй сүзе безгә закон булды"

Әнкәй сүзе безгә закон булды. Әткәй сүзен таптап үтмәдек. Тыңлашмаган чаклар сирәк булды. Ни кушса да алар үтәдек. Пьедестальга безне куймадылар. Бозмадылар артык иркәләп. Хезмәт мәктәбен без хөрмәт белән Үттек барыбыз да бергәләп. Макаренколарны белмәделәр. Тәрбия дә булды авылча. Азып-тузып йөрү чит-ят булды. Ашадык һәм кидек барынча. Кырыс күренгәндер үскән...

Әнкәй сүзе безгә закон булды.
Әткәй сүзен таптап үтмәдек.
Тыңлашмаган чаклар сирәк булды.
Ни кушса да алар үтәдек.

Пьедестальга безне куймадылар.
Бозмадылар артык иркәләп.
Хезмәт мәктәбен без хөрмәт белән
Үттек барыбыз да бергәләп.

Макаренколарны белмәделәр.
Тәрбия дә булды авылча.
Азып-тузып йөрү чит-ят булды.
Ашадык һәм кидек барынча.

Кырыс күренгәндер үскән чакта
Кысып тоткан "керпе бияләй".
Рәхмәт тоеп бүген без яшибез.
Бар нәрсәне Вакыт бәяли.

2016, Физәлия Дәүләтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев