Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнкәйләр безне кичерер...

Мөнәсәбәт Үзбәк якларыннан туганым кайтып төште. Гомере буе җылы якларда яшәсә дә, тумышы белән безнең яктан ул. Әтисе - Күшәр авылыннан, әнисенең үсмер чаклары, яшьлеге Олы Мәңгәрдә узган. Әниемнең бертуган сеңлесе Тамара апаның кызы. Тамара апаны мәңгәрләр әле дә хәтерли, үземнән дә сораштыручылар байтак. Кайчандыр бу яктан мамык шәлләр алып...

Мөнәсәбәт

Үзбәк якларыннан туганым кайтып төште.

Гомере буе җылы якларда яшәсә дә, тумышы белән безнең яктан ул. Әтисе - Күшәр авылыннан, әнисенең үсмер чаклары, яшьлеге Олы Мәңгәрдә узган. Әниемнең бертуган сеңлесе Тамара апаның кызы. Тамара апаны мәңгәрләр әле дә хәтерли, үземнән дә сораштыручылар байтак. Кайчандыр бу яктан мамык шәлләр алып китеп, үзбәктән сепаратор, келәмнәр, алтын әйберләр алып кайтып йөргән ул. Әнием белән яшь аермалары бик зур булмагангамы, бер- берсенә ике тамчы судай охшаш иделәр. Кызганыч, Тамара апа 1993 елда вафат булды. Соңгы тапкыр кайтканында авырый иде инде. Әниемнең аңа "Монда кал, бергә булырбыз. Үзем карыйм сине". - дип ялынганы истә. Әмма яшәгән җирләрен калдырасы килмәдеме, балаларга ярдәмем кирәк дип борчылдымы - Тамара апа калмады, һәм күп тә үтми, үлеп тә китте. Әй елаган иде, әни. Бик якын иде шул алар. Үзе вафат булыр алдыннан да гел сеңлесе белән саташты. Соңгы көннәрендә миңа да "Тамара" дип эндәшә иде. Кызы "Кайтам"- дип хәбәр иткәч, әнә шулар күз алдымнан узды. Соңгы тапкыр без Гөлнара белән алар яшәгән Джаркурган шәһәрендә, миңа-16, аңа-15 яшь булган чакта очрашкан идек. Бер- беребездән әллә ни аерылмыйбыз да - бары чәче генә минекеннән сарырак. Билгеле,еллар узган саен, төсмерләре хәтердә бераз юылгып та киткән. Үзен каршы алырга юлда барганда да, "Ташкент - Казан" самолеты пассажирларын чит ил терминалында көтеп торганда да , башымнан төрле уйлар китмәде. Таный алырмынмы мин аны? Соңгы очрашудан күп тә түгел, аз да түгел - утыз ел вакыт үткән. Гуляның ( Тамара апа аны шулай дип йөрткәч, без дә шулай гына эндәшә идек) бик яшьләй тормышка чыгуын, дүрт бала әнисе икәнен белә идем. Уллары Әнвәр белән Азамат Санкт Петербург шәһәрендә яши, алар белән дә еш аралашабыз. Анысына интернет ярдәмгә килә. Фотода булса да күргән бар. Ә менә Гуляны юк... Табышмасак, очраша алмасак... Кан тартмаса да, җан тарта, диләрме әле. Җан сиздерми калмас дип өметләнәм үземчә. Халык арасыннан мөселман киемнәре кигән Гөлнарага таба ыргылуымны күреп, ирем белән кызым туктатмакчы да иделәр бугай. "Ул мени?" - дигән сорау һавада эленеп калды. Әллә утыз ел булган безнең арада, әллә кичә генә аерылышкан - бер-беребезнең кочагына атылабыз. Туган туган шул инде. Кайда гына булсаң да, кайчан гына күрешсәң дә - үзеңнеке. Гуля үзе мине кочаклый, үзе бертуктаусыз сөйләнә: "Үз өемә кайттым, Ватаныма кайттым - иншаллаһ"...

Әйткәнемчә, Гөлнара биредә туган. Исемне дә аңа минем әтием кушкан.Безнең яклар да бик якын аңа. Кайчандыр унбер балалы үзбәк гаиләсенә килен булып төшкән. Тамара апага охшап, кулыннан килмәгән эше юк. Әмма соңгы вакытларда кан басымы белән интегә башлаган. Ай саен хастаханәдә ятып, гаҗизләнгән. Узган ел уллары янына кунакка килгәч ,аптырап, Петербург табибларына күренеп караган. Тегеләре исә климатны алыштырырга киңәш биргән. Бу якларга күптән кайтып килергә кызыгып яшәгән Гөлнара быел ниһаять , юлга чыгарга булган. Һәм ни гаҗәп, монда кайтканына ике атна була, Гөлнараның авызына дару кабып та караганы да юк. Менә сиңа туган якның шифалы һавасы.

Кайчандыр, шук, шаян кызчык төпле, акылы ханымга әйләнгән. Күзләре генә элеккечә, елмайган чагында очкыннар биешә. Авыр сабырлы булуы йөзенә чыккан. Үзе намазда. Күп сөйләшми, җаен туры китереп әйткән сүзе я мәкаль, я хәдис булыр. Балалар белән дә уртак телне тиз тапты. Үзе дә ияләшеп китте, телеңне йотарлык тәмле үзбәк ризыклары белән сыйлап кына тора. Озаклап сөйләшеп утырырга да рәхәт. Бергәләп әти- әниләрне, әбине, дәү әтине искә алабыз. Дәү әти димәктән, ул бит безнең хәбәрсез югалган булып тора. Соңгы хаты Сталинград тирәсеннән килгән. Эзләтә торгач, шунысы билгеле булды - дәү әти Мәскәүдән сугышка алынган, гомере эчендә Татариядә бер тапкыр да булмаган кеше булса да, "Кара кәгазе" әби яшәгән адрес буенча җибәрелгәнгәме, бөтен җирдә Татариянең Тукай районында (элек безнең районнар шулай йөртелгән) туган булып тора. Хәтер китабына да әнә шулай итеп кертелгән ул. Эх, бу хакта мәктәптә укыган вакытларда ник белмәдем икән соң... Сугыш турында кинолар караганда безгә күрсәтми генә күз яшьләрен түккән, гомере буе әтисен сагынып яшәгән әнием бу хакта белеп, ни дигән булыр иде микән?!Хәтер китабында исемен булса да күреп, куаныр иде җанашым. Мәскәү якларыннан булгач, җитмәсә, әтисен биредә берәү дә белмәгәч, әниләр үзләрен ничектер ким итеп сизгәндер, мөгаен. Үзләрен ким сизгән бер ул гына да булмагандыр. Бу уңайдан, күңелне яралап торган бер нәрсәгә тукталып үтәсем килә. Моннан берничә ел элек, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге советы хезмәткәрләре тарафыннан бик зур эшләр башкарылды. Өйдән- өйгә кереп, сугыш һәм тыл ветераннарының фотоларын, истәлекләрен җыйдылар. Шуларга нигезләнеп китаплар чыгарылды, стендлар эшләнде. Олы Мәңгәр мәдәният йортында да зур стенд эшләнеп куелды. Бирегә килгән һәркем андагы фотолардан якыннарын күреп, өлкәнрәкләр үзләрен танып - зур горурлык хисләре кичергәндер. Үземнең дә онытылып китеп таныш кешеләремне барлаган истә.Бездән соң килгән буыннар өчен дә бик зур тарихи мирас иде бу. Кызганыч, адәм баласының хәтере бик кыска шул. Бүгенгесе белән онытылып китеп, киләчәген уйламый. Стендны да артык дип тапканнар. Сүз юк... Чит җирләрдә туган илләрен сагынып, инде якыннары калмаса да, туган якның һавасын бер сулау турында гына да хыялланып яшәүчеләр күпме. Гөлнара да әнә шундыйларның берсе. Аларга монда һәр нәрсә кадерле. Ә без менә мәгънәсезләр. Киләсе буыннар безне гафу итәрме...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев