Җәһәннәмнән “ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺ” коткара
Бер сәхабә, бик каты чирләп, төш күрә икән. Төшендә күркәм кыяфәтле егет аңа: "Нигә елыйсың? Мин үлем фәрештәсе, ләкин әле синең җаныңны алу өчен килмәдем", - дигән. Сәхабә: "Гөнаһларымны искә төшереп, җәһәннәм утыннан куркамын", - дип җавап биргән. Егет аннан: "Мин сиңа җәһәннәм утыннан котыла торган нәрсәне өйрәтимме?" - дип...
Бер сәхабә, бик каты чирләп, төш күрә икән. Төшендә күркәм кыяфәтле егет аңа: "Нигә елыйсың? Мин үлем фәрештәсе, ләкин әле синең җаныңны алу өчен килмәдем", - дигән.
Сәхабә: "Гөнаһларымны искә төшереп, җәһәннәм утыннан куркамын", - дип җавап биргән. Егет аннан: "Мин сиңа җәһәннәм утыннан котыла торган нәрсәне өйрәтимме?" - дип сорагач, сәхабә: "Өйрәт", - дигән. Егет, кәгазьдә тутырып, "Әстәгъфируллаһ" сүзләрен язган. Сәхабә, аптырап: "Кайда монда уттан котылдыра торган нәрсә", - дип сорагач, егет: "Олы уттан котылдыра торган шуннан да олы әйбер юк", - дигән. Йокысыннан уянгач, сәхабә шул языл ган кәгазьне кулында күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев