Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрь аена халык сынамышлары

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди булса, яз шундый килә.

2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.

3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.

4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.

5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суына.

7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди, май ае шундый.

10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.

11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев