Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәри белем алган инвалидларның 55 проценты эшкә урнаша

Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 287 377 инвалид исәпләнә. Шуның 14706сы - инвалид балалар. Быел мөмкинлеге чикле 371 кеше һөнәри белем алган яки белемнәрен арттырган.

Гомумән алганда, 2017 елда мәшгульлек үзәкләре аша, инвалидлык категориясенә керүче 2597 кешегә һөнәри белем алу, эшкә урнашу яки өстәмә белемгә ия булу тәкъдим ителгән.

"Шәхси тернәкләндерү программасына яраклы рәвештә, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләргә укытабыз. Болар арасында сакчы, ЭВМ операторы, хисапчы, персонал белән эшләү менеджеры, тегүче, пешекче һ.б.лар бар", - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, һөнәри белем алганнан соң инвалидларның 55%ы эшкә урнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/30/153405/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев