Әтнә таңы

Һөнәри бәйрәмегез белән, Әтнә энергетиклары!

Әтнә муниципаль районы җирләрендә 0,4 көчәнешле 321,22 километр озынлыктагы һәм югары көчәнешле - 10 киловольтлы 272,950 километр озынлыктагы һава электр линияләре бар һәм алар һәрчак караулы, тәртиптә.

Моннан тыш Олы Әтнә һәм Түбән Көек авылларында - ике подстанция бар. Бу ике подстанция - 5187 физик затка, 139 юридик затка хезмәт күрсәтә.

Айнур Фуат улы Абдуллаҗанов җитәкчелегендәге Әтнә электр челтәре коллективында бүгенге көндә 32 кеше эшли, алар арасында югары белемле белгечләр дә, үз эшенең осталары булгган электр монтерлары да бар. Алардан тыш тагын районыбыз юлларында 9 шофер йөри, эш урынында 4 сак хезмәткәре үзеннән зур өлеш кертә.

Бердәм дус коллективның уңышлары да бихисап. Мактанырга яратмыйлар, ә эшләрен санап бетерә торган түгел; һава линияләренә капиталь ремонт үткәрү, бу линияләргә яңа абонентлар тоташтыру, линияләргә реконструкция ясау - боларның берничәсе генә.

Реклама

- Һава шартлары нинди булуга карамастан, буранмы, яңгырмы, салкынмы, кызумы, безнең бурыч- кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү. Электр уты баганадан алып кулланучының өенә кереп җиткәнче бар эшне дә безнең оешма хезмәткәрләре башкара, - дип сөйлиләр энергетиклар. Һәркайсы шат, кыенлыклар булмаган да кебек.

Ә мин, электрик кызы, бу хезмәтнең авырлыклары белән яхшы таныш, чөнки мәрхүм әтиемнең арып-талып кайтып кергәнен, хәтта икешәр көн рәттән эшләгән вакытларын да хәтерлим. "Басуда чаңгыда йөреп, өзелгән линияне эзләп җәфа чиктек, яңгырлы-карлы һава торышы булдымы, электр чыбыклары бозланып ката, асылынып төшеп, бер-берсенә бәрелә, өзелә, менә шуларны эзләп табып рәткә кертергә кирәк..."- дип сөйли торган иде. Ничә электрикны ток сукканына кадәр белә идек, чөнки һәркайсын исенә төшереп, якындагыларының гаиләсенә булышып яшәде бу коллектив.

Бу эшнең нечкәлекләрен белмәүчеләр ут беттеме, ах итүчән, "Тагын нишлиләр инде, фәлән киноны да карап булмый, су юк, суыткыч эшлэми", дип хафаланырга яратучан. Сүгүчеләр дә җитәрлек. Ә гаиләсендә электриклар булганнар бу вакытта, "Я, Раббым, ут хәвефләреннән үзең сакла, исәнлек бир, мидәт-куәт бир", дип Ходайга ялваручан. Без дә энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек телик. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмасыннар, яңа үрләр яуларга язсын, Ходай ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын. Утлы булып яшик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: