Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Нәрсә булды? Сез мине күмәргә җыенасызмы әллә?”

Күмәргә җыенганда уянучылар турында күп тапкырлар ишеткәнегез бардыр. Андыйлар барлык очракта да диярлек мәрткә киткән булалар. Ә менә бу юлы вафат дип саналган кешебез гап-гади - тирән йокыга талган булып чыга. 75 яшьлек кытай болай да күп йоклый торган була. Бу юлы туганнары аны үлгән дип уйлыйлар. Чөнки бу хәлгә...

Күмәргә җыенганда уянучылар турында күп тапкырлар ишеткәнегез бардыр. Андыйлар барлык очракта да диярлек мәрткә киткән булалар. Ә менә бу юлы вафат дип саналган кешебез гап-гади - тирән йокыга талган булып чыга.

75 яшьлек кытай болай да күп йоклый торган була. Бу юлы туганнары аны үлгән дип уйлыйлар. Чөнки бу хәлгә берничә көн кала ук ул "үлгән кеше кыяфәтенә керә". "Әти суламый, куллары салкын иде", - ди улы.

Аны күмү мәшәкатьләре берничә көнгә сузыла. Церемония үзе 8 сәгатькә сузыла, шунда ул кинәт тора да: "Нәрсә булды? Сез мине күмәргә җыенасызмы әллә?" - дип сорый.

Эш шунда, церемония барышында табут капкачы һаман саен кырыйга шуа, тик бу берәүне дә сагайтмый. Киресенчә, берни уйламаган туганнары табут капкачын рәтләп ябып куялар. Ә бу вакытта ул йокысыннан уянып, дөрестән дә капкачны ачарга азаплана.

Тырыша торгач, ул капкачны яхшы ук күчереп куя, туганнары шундук эшнең нидә икәнен аңлап, аны тартып чыгаралар.

Кытайлы хәзер өендә, шулай да бик хәлсез әле. Ә табиблар фикеренчә, бу - мәрткә китү булмаган, ә нәрсә икәнен төгәл әйтә алмыйлар.

Чыганак: www.elabuga-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев