Нәтиҗәле инструмент
19 ноябрь көнне Татарстан Республикасының 43 муниципаль районындагы 852 авыл һәм 20 шәһәрендә гражданнар өчен үзара салым буенча референдумнар узды. Әлеге Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә ул халыкның гражданлык активлыгын, урыннарда тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле инструментларның берсенә әйләнде. Узган...
19 ноябрь көнне Татарстан Республикасының 43 муниципаль районындагы 852 авыл һәм 20 шәһәрендә гражданнар өчен үзара салым буенча референдумнар узды.
Әлеге Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә ул халыкның гражданлык активлыгын, урыннарда тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле инструментларның берсенә әйләнде. Узган елларда үзара салым тәртибендә, 1 сумга 4 сум республика субсидиясен дә исәпкә алып, территорияләрне үстерүгә 2,8 миллиард сумнан артык акча кертелгән. Бу суммалар исәбенә җирлекләрнең бик мөһим проблемалары уңай хәл ителә.
Агымдагы елның августында Киров шәһәрендә узган Россия Президенты каршындагы Совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның җирле референдумнар уздыру һәм гражданнарга үзара салым оештыру тәҗрибәсен илдә иң алдынгыларның берсе дип атады, аны башка төбәкләрдә дә таратырга тәкъдим итте.
Районга килсәк, референдум барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Анда тиешлегә карата 83.56% сайлаучы катнашты.
"Үзебез өчен..."
Каенсар авылында урнашкан 1003нче сайлау участогына халык су ташкыны кебек агылмаса да, килүчеләрдән һич өзелеп тормады.
Аеруча иртәнге 8 белән 9 арасында кеше күп булды. Бу аңлашыла да, авыл кешесе иртән үк йокыдан тора да, кичтән планлаштырганны эшли башлый. Ә аңа кадәр референдумда катнашып, үз фикерен белдерә.
- Бик мөһим референдум бу - үзебез өчен, киләчәгебез өчен. Хөкүмәт тә акчалата ярдәм иткәндә, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, - диделәр бер төркем сайлаучылар үз фикерләрен белдерүне сорашкач. Сайлау участогы эшли башлауга иң беренче булып Каенсар авылында яшәүче Сөембикә Мәгъсүмҗанова килгән. Сүз уңаеннан, газетабызның актив хәбәрчесе дә әле ул. Шулай да иртән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр арасыннан референдумга килүчеләр күбрәк иде.
- Әйшияз, Казак Үртәменнән килүчеләр күп булды. Хәзер бит ике йортның берсендә автомобиль бар, - диделәр биредә. Шул сәбәплеме, иртәнге 9.00гә 30 % сайлаучы тавыш бирергә өлгерде. Ә сайлаучыларның фикере бердәй яңгырый: "Үзебез өчен кирәк", - диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев