Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәтиҗәле җитәкче кулында терлекчелек фермасы югары табышлы бизнеска әйләнә

Бер генә заманча терлекчелек предприятиесе дә терлекләр белән идарә итүнең заманча программаларыннан башка нәтиҗәле була алмый. Алга карап фикер йөртүче җитәкчеләр моны күптән аңлады инде, чөнки фермада барлык терлекчелек процессларын автоматлаштырып исәпкә алмыйча, аларны нәтиҗәле контрольдә тоту, анализлау һәм идарә итү мөмкин түгел.

"Бүген, җитештерү белән шөгыльләнмәгән һәм исәпкә алмаган предприятиеләр, әйтик, Dairy Comp, Селэкс һ.б. кебек системаларда зыянга эшләүче һәм үз - үзләрен алдау белән шөгыльләнүче предприятиеләр, чөнки предприятие икътисады белән бәйле мөһим күрсәткечләрне турыдан-туры контрольдә тотмыйлар, сыерлар бозаулау процессын,  бозаулагач  аны аталандыруга кадәрге чорны,  аларның буаз вакытын , сыерлар санын  һәм  шулай ук аталандыру процентын да белмиләр", - диләр тәҗрибәле терлекчеләр.

Чыннан да, әгәр дә терлекчелектә  җитештерүне  контрольдә тотмасаң, сыер  һәркөн саен табыш һәм тере акча китерәсе урынга,  зыянга  эшләргә  мөмкин, ә җитәкче ни өчендер менә шуны  аңламый.

Шуңа күрә, бүген терлекчелек белән идарә итү буенча яңа  программалар субсидияләнә һәм  алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа үзе тылсымлы таблетка  түгел, һәм  һәр алым комплекслы булырга тиеш.

Бүген консультация хезмәтләре базарында эшләүче күп кенә компанияләр берләшә һәм җитештерү, ашату, генетика буенча комплекслы карарлар тәкъдим итә һәм процесска чумып, алар предприятие белән бергә эшләргә әзер.


Республикада Балтач районының «Татарстан» АХП  һәм «Тимирязев исемендәге " ҖЧҖ  кебек хуҗалыкларның яхшы мисаллары бар.   "Шахтер" - Әтнә районы ҖЧҖ, Арча районының «Северный» АХП, Яңа Чишмә районының Архангельское КФХ,  Козлов КФХ һәм башкалар комплекслы якын килү хисабына үз күрсәткечләрен яхшырттылар һәм рентабельле булдылар.

Бу хуҗалыклар ирешкән иң яхшы нәтиҗәләр:

* Сервисны 91 көнгә кадәр кыскарттылар
* Сыерларның аталануын 62 % ка кадәр арттырдылар
* 75 %ка кадәр ау очракларын ачыклау
* Савым сыерлары санын 62 %ка  кадәр арттыру
* Бозаулаганнан соң беренче орлыкландыруның уртача көнен 55 көнгә кадәр калдыру
* Таналарны беренче орлыкландыруның яше  - 12 ай.
* Йөз башка  85 бозау алу

Татарстанда АПКны цифрлаштыру программаларын гамәлгә кертү буенча координатор һәм оператор - «РИВЦ»АҖ. Үз-үзләрен практикада яхшы яктан күрсәткән барлык хезмәт күрсәтүчеләр һәм программа продуктлары буенча мәгълүмат алырга, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ярдәм итү һәм субсидияләү программалары буенча 8(800)444-16-70 телефоны (8 гә кадәр)  консультация бирергә мөмкин.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев