(Казан, 10 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар токымлы атлар үрчетү өчен узган ел бюджеттан 4 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Билгеле булганча, токымны документаль рәвештә теркәү өчен кимендә 100 баш ат тупларга кирәк. Хәзергә Татарстанда татар токымлы атларны туплау һәм документлар җыю буенча эш алып барыла. Бу хакта VI Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумының терлекчелек һәм кошчылыкка багышланган дискуссион мәйданчыгында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.
Татар токымлы атларны туплау белән шөгыльлнүче Әнвәр Хәйретдинов бөтен халыкларның да үз аты бар, алар һәр милләтнең горурлыгы булып тора, ди. "Башкортның да, удмуртның да, бурятның да, якутларның да үз токымлы атлары бар. Рус халкын әйтеп торасы да түгел, Орлов токымы, Рус токымы, Владимир токымы... Татар халкы бөек халык, ләкин аның аты юк. Дөрес, аның аты булган, әмма сакланмаган.Татар атлары тарихта Чынгызхан заманнарыннан ук билгеле. Атларны меңәрләп Алтайда, Кытай ягында күп көтүлекләр булып, Кытай белән булган чикне саклаулары мәгълүм. Чынгызхан да шул атларда ярты Европаны яулый", - диде Ә.Хәйретдинов.
Аның сүзләренчә, татар токымлы атлар алтынсу төстә була, шуңа да аларны "күк атлары" дип атап йөртәләр. Алар кояшка охшаган, шуңа да мондый атамага ия булганнардыр, дигән фикердә атлар үрчетүче. Әнвәр Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, бу атларның ялы һәм койрыклары аксыл була. Айгыр белән биянең яллары аерылуы мәгълүм. Айгырларның ялы карасу төстә, ә гәүдәсендә каеш сыман бер тасма бар. "Татар атлары эссегә һәм салкынга чыдам булуы мәгълүм. Кышлаганда да аларга печән белән солы аз күләмдә кирәк булган, алар күбрәк табигатьтәге печән белән тукланган. 1900 елларда әлеге атлары Татарстанда үрчетелгән, тик 1930 елларда, колхозлашу башлагач, аларны башка токымлы атлар белән кушылдыру нәтиҗәсендә, татар атлары токымы юкка чыга. Хәзер исә чиста татар атлары юк, бары аларга охшаш атларны гына очратырга мөмкин", - ди Әнвәр Хәйретдинов. Аның фикеренчә, әлеге атларны шәхси хуҗалыкларда, токымсыз атлар арасында гына очратырга мөмкин.
Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллин утарында татар атына охшаш атны күрергә мөмкин. Татар токымын яңадан торгызу өчен дә шуңа охшаш атларны туплау шарт. Хәзергә әлеге хуҗалыкта 2 айгыр, 53 баш бия һәм колыннар бар. Әмма татар токымын рәсми рәвештә төркәү өчен кимендә алар саны 100 данә булуы шарт. "Токымнарны гасырлар буе чыгарганнар. Безгә дә кимендә 40-50 ел кирәк булачак. Токым чыгару зур хезмәт, күп чыгым сорый. Токым чыгару һәрвакыт дәүләт эше булган. Шуңа да токым чыгару Фәрит белән минем эш кенә түгел, ә дәүләт эше дә. Моңа дәүләтнең кызыксынуы булырга тиеш", - ди Әнвәр Хәйретдинов.
Атлар үрчетү белән шөгыльәнүче Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә, атлар үрчетү һәм чабышкы атларны әзерләү өчен республикада шартлар һәм мөмкинлекләр тудырыла. "Без тагын кымыз җитештереп сату белән шөгыльләнәбез. Кереме дә, кымыз күләме дә ул кадәр күп түгел. Узган ел 3-4 тонна кымыз җитештергәнбездер.Әмма иҗ мөһиме бу түгел: балалар моның белән кызыксынуы кыйммәтрәк. Безгә шәһәр балалары килә, кымыз саварга өйрәнә", - ди фермер. Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев билгеләп үткәнчә,сарык, ат үрчетү культурасы татарларда электән югары дәрәҗәдә булган. Хәзер исә, статистика күрсәткәнчә, бик аз кеше генә әлеге юнәлештә эш алып бара. "Без үзебезнең гореф-гадәтләребезгә туры килә торган шөгыльләрдән шактый читләшкәнбез. Аны яңадан кайтарырга кирәк, чөнки ул табышлы, керемле эш", - диде ул.
Нет комментариев