Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч хатын- кыз һәм бер ир- ат вафат булган

Үлүчеләр 198гә җиткән

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 198гә җитте.

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Республикада вирус аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 198гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булучылар — өч хатын-кыз (1935, 1946 һәм 1948 елларда туган), шулай ук 1943 елда туган ир-ат.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. Чыганак https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев