Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашу

Челтәрләнеп беткән бәгырь ите, Йөрәк - күптән күмер кисәве. Гарасатлар җанны мең кыйнады - Булмады ла туктар исәбе. Мин генәме шулай иза чиккән, Синдә дә бит күпме яра бар! Тик бер генә адым, дигән саен, Ерагая барды аралар... Мәхәббәткә вәгъдә бирдек, диеп, Сорап алдык язмыш камчысын. Җан әрнүе белән түләдек...

Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Йөрәк - күптән күмер кисәве.
Гарасатлар җанны мең кыйнады -
Булмады ла туктар исәбе.

Мин генәме шулай иза чиккән,
Синдә дә бит күпме яра бар!
Тик бер генә адым, дигән саен,
Ерагая барды аралар...

Мәхәббәткә вәгъдә бирдек, диеп,
Сорап алдык язмыш камчысын.
Җан әрнүе белән түләдек лә
Сөюләрнең һәрбер тамчысын.

Гашыйкларга шалашта да җәннәт -
Һәр язмышның үзгә карашы.
Очрашырга дидек. Тик бер генә...
Кирәк түгел хәтта шалашы!

Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Күңел инде кырык ямаулы...
Җир йөзендә сагышлылар байтак,
Бәхетлеләр, ахры, санаулы.

Лаек түгелме без очрашуга -
Бу дөньяның гашыйк икәве?!
Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Йөрәк - күптән күмер кисәве...

Очрашу
Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Йөрәк - күптән күмер кисәве.
Гарасатлар җанны мең кыйнады -
Булмады ла туктар исәбе.

Мин генәме шулай иза чиккән,
Синдә дә бит күпме яра бар!
Тик бер генә адым, дигән саен,
Ерагая барды аралар...

Мәхәббәткә вәгъдә бирдек, диеп,
Сорап алдык язмыш камчысын.
Җан әрнүе белән түләдек лә
Сөюләрнең һәрбер тамчысын.

Гашыйкларга шалашта да җәннәт -
Һәр язмышның үзгә карашы.
Очрашырга дидек. Тик бер генә...
Кирәк түгел хәтта шалашы!

Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Күңел инде кырык ямаулы...
Җир йөзендә сагышлылар байтак,
Бәхетлеләр, ахры, санаулы.

Лаек түгелме без очрашуга -
Бу дөньяның гашыйк икәве?!
Челтәрләнеп беткән бәгырь ите,
Йөрәк - күптән күмер кисәве...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев