Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашу

Олы Мәңгәр урта мәктәбендә яшь буын укытучылар белән өлкәннәрнең очрашуы булып узды. Бу чара өлкәннәр атналыгы кысаларында һәм якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан билгеләнеп үтте. Өлкәннәргә укучылар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп, үткән елларны искә алып утырдылар. Чәчләренә чал кунса да, хәтерләре әйбәт,...

Олы Мәңгәр урта мәктәбендә яшь буын укытучылар белән өлкәннәрнең очрашуы булып узды. Бу чара өлкәннәр атналыгы кысаларында һәм якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан билгеләнеп үтте. Өлкәннәргә укучылар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп, үткән елларны искә алып утырдылар. Чәчләренә чал кунса да, хәтерләре әйбәт, фикерләре эзлекле. Араларында 80 нең теге ягына чыгучылар да бар. Озак еллар мәктәптә математика фәнен укыткан, әле дә киңәш сорап килгән балаларны кире бормаган Әлфия апа да әнә:

-Башта бармам дигән идем. Чакыру кәгазен шундый матур итеп язганнар, килмәс җирдән килерсең. Онытмаганнар, без дә кирәк икән бит әле дип куандым, - ди.Ә бу һичшиксез әле яңа гына директор итеп сайланган Зөлфия Муллагалиева, профком рәисе Алсу Абдуллинаның тырышлыгы. Вакытын да, мөмкинлеген дә тапканнар. Мәктәпнең пешекче кызлары исә өстәл әзерләү хәстәрен күргән.

- Мәктәптә уңай якка үзгәрешләр сизелә башлады. Үзебез укыткан чакта, кая гына барсак та, без - Мәңгәр мәктәбе укытучылары дип горурлана идек. Кызыл байракка лаек булган мәктәп бит бу. Элекке данын кире кайтарасы иде. Һәм сез моны булдырырсыз дип уйлыйм, - дип төгәлләде сүзен Әлфия апа. Кунакларның күңелләре мөлдерәмә иде. Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир, ди татар халык мәкале. Өлкәннәрнең күңелен күрү өчен әллә нәрсә күп кирәкми шул. Бер җылы сүз җитә. Бер җылы сүз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев