Очрашулар дәвам итә...
Барыбыз да игътибарга, кайгыртучанлыкка мохтажбыз… Олы яшьтәгеләребез – бигрәк тә!
Нурия Сабирҗанова, район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе
Әйе шул, гомере узган саен адәм баласы картая бара, көче китә, сәламәтлеге какшый, зиһене дә чуала – сабый бала кебек, якыннарының, тирә-юньдәгеләрнең ярдәменә, мәрхәмәтлекләренә мохтаҗы арта. Карт-аю – урманда тугел икән шул – барыбыз да кичерәсе халәт.
Яшьлек бу халәтне аңлап җиткермиме, аңларга теләп бетермиме… Битарафлык хөкем сөрәме???
Очрашуларның берсендә шушы җирлектә гомер кичергән, хезмәтен куйган, балаларын, аннары оныкларын үстергән, олы яшьтәге якташыбыз: “Мин, сеңлем, зарланып килмәдем, тик йөрәгем әрнеп килдем, ишетеп беләм, ата-ана балаларыннан алимент түләтә ала, әмма минем болай ямьсезләнеп йөрисем килми, кешедән оят, сиңа килдем, бәлки, чакырып сөйләшеп, үгетләп карарсың, халык булыша дип әйтә сине”, – ди…
Күз алдына әллә ниләр килде, дөрес сөйләшәме икән бу кеше, – дигән фикер дә яшен сыман сызып китте. Әйе, мондый очракта закон нигезендә әти-әнисе балаларыннан алимент түләтүне сорап судка гариза белән мөрәжәгать итә ала… Әмма күпме андый очраклар авыл жирлегендә? Кая ул, ояты ни тора ди бит!
Аңлатып китәм – мондый очракта прокурорга да бу хокук бирелгән! (үз хокукларын яклый алмаган олы яшьтәге кешеләр мәнфәгатен яклау).
Шалтыраттым, чакырдым, очраштык, озак кына сөйләштек. Карап торырга итәгатьле, тәртипле, юаш кына кеше кебек, бик читенсенде. Гаеп хәләл җефетендә булган икән бит...Кайтам, булышам, вәгъдә итәм, – дип китте. Әйе, кайткан, булышкан, кайта ул, оныклар да кайта… хәләл җефеттән башка... Уллар үстерәләр бит – алда әле барысы да…. Үзең ни күрсәтсәң, шуны күрерсең диләрме?! Әни хакы... Әти хакы… Күңелләрдә сызылып ятсын иде!
Күрше-тирәсендә, янәшәбездә, авылыбызда, тирә-юнебездә булган барлык мохтаҗ кешеләребезгә игътибарлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле булыйк! Битараф булмасак иде.
Район территориясендә урнашкан барлык авылларда да 2020 елнын беренче яртысында прокурор халык белән очрашулар уздырачак.
Район прокуратурасына халкыбыз үзләрен борчыган сораулары белән төрле ысуллар кулланып мөрәҗәгать итә алалар. Хәзер күбесе инде интернет челтәре аша да хатлар юллый, почта аша да шикаять-гаризаларын юнәлтә ала. Телефоннан да үзенен моң-зарын сөйләп теркәтә ала. Шикаять-гариза сала торган почта ящигыбыз да бар күренәсе килмәгәннәргә. Кыскасы – ысуллар күп – барысын да кулланып була, берсен дә кире какмыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев