Очрашулар дәвам итә
Халык белән очрашулар дәвам итә. Алар барышында тагын бер очракка тукталып узасым килә. Мөрәҗәгать итүченен гозере – пенсия акчасын исәпләр очен кирәкле документларны табарга булышуны сорый.
Нурия САБИРҖАНОВА, Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе
Шушы уңайдан Әтнә районы прокуратурасы чит өлкә (Рәсәй күләмендәге) прокуратурасына юллаган мөрәҗәгатенә җавап килде. Ләкин, җавап хатында сүз шул дәвердә исәпләнгән хезмәт хакы турында түгел,ә хезмәт стажын дәлилли торган тәртип турында бара. Мөрәҗәгать итүченең үтенече (бу хәбәргә гариза да теркәлгән) исә шул дәвердә исәпләнгән хезмәт хакы турында. Билгеле булганча, мөрәҗәгать итүченен кулында хезмәт кенәгәсе бар, анда ул сораган елларда эшләгән хезмәт еллары дәлилләүгә мохтаҗ тугел.
Чит өлкәнең берләштерелгән дәүләт архивына мөрәҗәгать итүченең шул дәвердә исәпләнгән хезмәт хакын дәлилли торган документларны соратып хат юлланды. Берләштерелгән дәүләт архивы җитәкчесе дә кирәкле документларны сораган мөрәжәгатькә тиз арада хәбәр итүе турында әйтте.
Моннан тыш, Әтнә районы прокуратурасы исеменә чит өлкәнең башкаласы прокуратурасыннан мөрәҗәгать итүченең эшләгән урыныннан чынлап та эшләгәнен дәлилли торган архив белешмәсе барлыгы турында мәгълүмат килде. Димәк, тиз арада шул елларда исәпләнгән хезмәт хакы турында белешмәләр дә табылыр һәм мөрәҗәгать итүчегә юлланыр.
Сораулар – күптөрле… Суд приставлары хәрәкәтләренең законлымы юкмы икәнен ачыклап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел…"Өйгә киләләр, мөлкәтегезгә «арест» салмыйча булмый, диләр?! Нишләргә безгә?" – дип аптырашта калалар…
Әйтик, бурычлы кеше – физик зат – яшәү буенча теркәлгән һәм документта күрсәтелгән адрес буенча яшәми икән, күрсәтелгән адрес буенча милек булмаган очракта суд приставынын гамәлләре:
«Башкарма производство турында» 229-ФЗ номерлы Федераль законның 33 матдәсенен 1нче өлеше нигезендә, бурычлы гражданинга карата мәҗбүри гамәлләр һәм үтәү чаралары аның яшәү, тору урыны яки мөлкәтенең урнашу урыны буенча суд пристав ы хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.
Бурычлының мөлкәте турында мәгълүматлар булмаган очракта, башкарма гамәлләр һәм аларны мәҗбүри үтәү чаралары суд приставы хезмәткәре тарафыннан бурычлының мөлкәте урнашу урынын билгеләгәнчегә кадәр соңгы билгеле булган яшәү урыны яки бурычлы затның яшәү урыны буенча яисә түләтүченең яшәү урыны буенча суд приставы-башкаручысы тарафыннан башкарыла.
«Башкарма производство турында» Федераль законның 65 матдәсендә билгеләнгән очракларда, суд приставы башкарма производство барышында бурычлы, аның мөлкәтен эзләүне игълан итә, әлеге Федераль законда каралган башкарма гамәлләр бурычлының, аның мөлкәтенең урнашу урынын билгеләргә мөмкинлек бирми.
Бурычлының, аның мөлкәтенең урнашу урынын билгеләгәннән соң, суд приставы-башкаручы, бурычлының мөлкәте аның вәкаләтләре тарала торган территориядә булса, башкару эшләрен дәвам итә. Әгәр бурычлы суд приставы-башкаручы вәкаләтләре булмаган территориядә билгеләнсә, ул башкарма җитештерүне суд приставларының башка бүлекчәсенә тапшырырга хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев