Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очучы-космонавт белән очрашу узды

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат патриотик тәрбияне күз уңыннан төшерми.

Бу уңайдан хәрби комиссар Алмаз Борһановның тырышлыгын искә алмыйча калып булмый. Яңа гына "Әтнә таңы" журналисты ул оештырган комиссия составында безнең егетләр армия хезмәте үткән Саратовтагы хәрби частьтә булып кайтты. Бу хактагы мәкалә белән күпләр таныштыр. Хәрби комиссариат янә очрашу уздырды. Бу юлы Олы Әтнә мәктәбенә очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Анатолий Павлович Арцебарский килде. Очрашуның максаты - укучыларга хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия, кызыксынган сорауларга җавап алу мөмкинлеге бирү иде. Ә ул очучы гына да түгел, Россия Федерациясенең җәмәгать һәм фәнни эшлеклесе дә.

Укучылар дөрестән дә космонавтның тормышы, космос һәм анда алган уй-кичерешләр белән нык кызыксындылар, аңа сорау арты сорау яудырдылар. Кем белә, бәлки безнең укучылар арасыннан да шундый ук очучы-космонавтлар чыгар?!

Очрашуда мәгариф бүлеге, мәктәп укытучылары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев