Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олег Морозов: Без тарихыбызның кыерсытылуына юл куймаска тиеш

Сенатор искәрткәнчә, яңартылган Конституция илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын билгели.

 Россия Федерация Советында Татарстан әгъзасы Олег Морозов Конституциядәге тынычлыкны саклап  яшәү хокукына бәйле төзәтмәләрнең әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте.

«Конституциягә төзәтмәләргә сәяси партияләр һәм экспертларның тәкъдимнәре кертелде. Алар белән РФ Президенты да, үз тавышлары белән төзәтмәләрне хуплаган барлык субъектлар да килеште. Бу — җәмгыятьне заманча аңлау, патриотизм кыйммәтләре һәм үз тарихыбызны кыерсытуга юл куймаска тиешлегебезне чагылдыра торган төзәтмәләр», — дип искәртте сенатор.

Яңартылган Конституция илнең хокукый һәм территориаль бәйсезлеген  билгели. Олег Морозов фикеренчә, бу соңгы елларда булган вакыйгаларга, чит илләрнең Россия суверенитетын какшату өчен төрле алымнар куллануына җавап. Ул санкцияләр яки чит ил агентларын финанслауны шундый алымнар рәтендә атап үтте.

«Көнбатыш илләре белән безнең мөнәсәбәтләр тарихы территориаль бөтенлегебезгә төгәллек кертүне таләп итте. Бу шулай ук үз мөстәкыйльлегебезне  барлык икътисади, сәяси һәм хәрби чаралар белән саклавыбыз һәм киләчәктә дә саклаячагыбызны искәртә», — дип өстәде Федерация Советы әгъзасы.

https://tatar-inform.tatar/news/politics/19-03-2020/oleg-morozov-bez-tarihybyzny-kyersytyluyna-yul-kuymaska-tiesh-5730164 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев