Олимпиада чемпионы Алинә Заһитовага!
Бу - гүзәллекнең җиңүе, Матурлык тантанасы. Бу матурлыкны данларга Нинди сүзләр табасы?.. Бу - Актаныш гүзәллеге, Агыйдел матурлыгы! Бу бит Агыйдел кызының Матурлык батырлыгы! Күмелә гүзәл кызыбыз Бар дөнья алкышына! Ул алкышларга, әлбәттә, Татарлар да кушыла. Алинәне мин "Алиһә" Диеп игълан итәмен! Бар дөньяга күрсәтте ул Татарның кем икәнен!.. Бик...
Бу - гүзәллекнең җиңүе,
Матурлык тантанасы.
Бу матурлыкны данларга
Нинди сүзләр табасы?..
Бу - Актаныш гүзәллеге,
Агыйдел матурлыгы!
Бу бит Агыйдел кызының
Матурлык батырлыгы!
Күмелә гүзәл кызыбыз
Бар дөнья алкышына!
Ул алкышларга, әлбәттә,
Татарлар да кушыла.
Алинәне мин "Алиһә"
Диеп игълан итәмен!
Бар дөньяга күрсәтте ул
Татарның кем икәнен!..
Бик килә горурланасы,
Бик килә мактанасы!
Бу - татарның зур җиңүе,
Бу - татар тантанасы!
Роберт Миңнуллин,
23.02.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев