Олимпиаданың бер көне
Әллә көне шундый, иртән йокыдан кәефсезләнеп, ватылып тордым. Кесә телефоны 15- февральне күрсәтә. Әһә, бүген егетләребез американнар белән, кызларыбыз швейцариялеләр белән уйный дип, бөтен күңелем белән хоккей дөньясына чумдым.
Бездә, Рәсәй данын якларга дип, НХЛдан кайткан Овечкин, Малкин, Дацюк һәм башка бик күп уенчылар, шул исәптән Америка төрмәсенә эләгүдән могҗиза белән котылып кайткан капкачы Варламов та бар. Менә ул инде янкиларга ачу итеп, үз капкасына бер шайба да керттермәячәк! Овечкин, Малкиннарның да хәзерлекләре шәптер, начар булса Рәсәй телевидениесендә реклама ясап вакыт үткәреп йөрмәсләр иде. Хәлиткеч моментта безнең җыелма команданы шайба кертеп коткаручы Ковальчук, "Иван Васильевич меняет профессию" фильмындагы патшага охшаган, "әтәчлеге", тәвәкәллеге өчен "Иван Грозный" кушаматы алган Александр Радулов һәм башка бик күп хоккей йолдызларыбыз да бар бит әле. Шундый уенчыларыбыз барында без янкиларны җиңәбез дә җиңәбез. Кызларыбыз да кеп-кечкенә Швейцария кызларын "өреп" кенә ыргытырлар. Шундый уйлар белән көне буе хыял диңгезендә йөздем. Минем бу халәтемне конькида, чаңгыда шуучыларыбызның медальсез калулары да, җыелма командабызның күп кенә бәләкәй илләрдән дә калышып, гомуми зачетта җиденче генә булулары да боза алмады.
Хоккей башланганда йөрәгем ике мәртәбә зуррак тизлек белән тибә иде. Америкалыларга буллитлар буенча оттыргач, кызларыбыз Швейцария кызлары тарафыннан тар-мар ителгәч, ул бөтенләй туктап кала язды. Ярый әле өйдә валидол бар. Әниләрнең он или торган җилпучына охшаган чанада ("скелетон" диләр бугай) безнең Третьяковның алтын медаль алу хәбәре генә күңелдәге кара болытларны бераз таратып җибәрде. Безнең спорт комментаторлары әйтмешли, зур җиңүләр алда әле дип, үземне юатып, саташып төн уздырдым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:55Йортка акча килсен, дисәң... Бу эшләрне иртәгә, Ай тулган көнне, башкарып калыгыз!10400
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.4901
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.4600
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:15Баш агроном бүләкләнде Районның баш агрономы Фәнис Галәүтдинов Татарстан министры Марат Җәббаров кулыннан грамота алды.13900
-
27 гыйнвар 2021 - 14:13Әтнәдә киез итек киеп футбол уйнадылар 2010 ел һәм яшьрәкләр арасында "Киез итекле мини футбол" ярышлары үзды.11900
-
27 гыйнвар 2021 - 13:15Әтнәдә ике кешедә коронавирус ачыкланган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды11900
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.14100
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.19100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.20100
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.39700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.38800
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.38000
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.30800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика