Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Бәрәзәмә – 700 ел

Илгиз Кадыйров, Казан-Олы Бәрәзә

Һәр эшнең үз остазы була. Казан арты – Әтнә якларының тарихын үзенең биш бармагыдай белүче кеше, әлбәттә, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.
Аның бер мәкаләсендә (“Әтнә таңы”, 2016 ел, 10 июнь) безнең Олы Бәрәзәбез турында гаять кыйммәтле мәгълүмат бар: ”Тарихчы Гали Рәхим Иске Өҗем авылында Нигъмәтҗан исемле кешедән шәҗәрә күчереп ала... Болгар шәһәреннән Бәрәзә авылына Мәмәт бабай күчеп килә. Төп шәҗәрәдә Мәмәтнең бабалары Хан Кирмәннән (Касыймов шәһәре) Болгарга күчеп килүе турында язылган була. Мәмәт-Багышкы-Кодаш-Мостай-Шөдәк-Уразбакты һ.б.Шәҗәрәдәге Шөдәк Иске Өҗемгә мулла булып килгән. Иске Өҗем зиратында Шөдәк улы Мамайга куелган кабер ташы да бар. Ташларны хәлле, бай кешеләр генә куйдыра алган. Бәрәзәдән мулла булып килгән Шөдәк шундый хәлле кешеләр рәтендә булган. Бәрәзә зиратында да Мостай улы Рәфикъ ташы булган. Бу да Мәмәт шәҗәрәсендәге Мостай”.
Бу мәгълүматны Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов кү­­ренекле галим Марсель Әх­мәт­җановның “Татар шә­җә­рәләре” (Казан, 1995 ел) китабыннан алып китергән. Ә М. Әхмәтҗанов үз чиратында татар тарихчысы Г.Рәхимнең хезмәтеннән “Мәмәт шәҗәрәсе”н күчереп бастыра. Менә ул юллар:
“В д.Ст.Узюм живет крестьянин Нигматзян, у которого сохранилась копия старинной родословной его рода. По его словам оригинал содержал до 16 поколений, ведущих свое происхождение из г. Болгар. Но оригинал родословной недавно утерян, случайно сохранилась неполная копия. Она начинается с Мамат баба, который по преданию переселился из гор. Буляр (Билярска) в дер. Верези Арск. Кантона. Предки же Мамат баба, список которых утерян, в свою очередь вели свое происхождение из гор. Хан Кирмән, т.е. Касимова, и оттуда будто бы пересилились в Болгар...”
Г.Рәхим, М.Әхмәтҗанов һәм Г.Нигъмәтҗановларның бу язмаларын без үзебезгә бәхәссез чыганак итеп файдалана алабыз. Нинди нәтиҗәләргә этәрә соң бу язмалар?
Беренчесе. Мәмәт бабайның гаиләсен өстерәп Биләрдән Бә­рә­зәгә килеп төпләнүенең төп сәбәбе – хак исламны марилар белән янәшә яшәп ятучы татарлар­га тирәнрәк иңдерү максаты булгандыр. Бәрәзәдә ул чорда муллаларның булу-булмавын төгәл әйтү читен. Ә Мәмәт бабай Касыйм шәһәрендә мәдрәсә бетереп Указ алгандыр, чөнки ул чорда Касыйм мәдрәсәләре тирә-якта дан тоткан булган. Һәм муллалык кылуны Бәрәзәдә бәлкем Мәмәт бабаегыз башлап җибәргәндер дә. Урыны җәннәттә булсын!
Икенчесе. Бу шәҗәрә Олы Бәрәзә өчен болайрак: Мәмәт бабай-Багышкы бабай-Кодаш бабай-Мостай бабай. Һәм алар барысы да муллалык кылганнар һәм Бәрәзә зиратында күмелгәннәр.
Өченчесе. Мостай бабайның ике улы була: Шөдәк һәм Рәфикъ. Шөдәк исә Иске Өҗемгә мулла булып китеп барган, ә Рәфикъ Бәрәзәдә мулла булып калган. Ул шушында күмелгән.
Дүртенчесе. Безнең Олы Бәрәзә авылы зиратындагы өч борынгы  кабер ташы – ташъязма турында. Тарихчы галимнәр Һ.Йосыпов, М.Әхмәтҗанов, Р.Мәрдәнев, И.Һадиев, А.Гайнетдиновлар язганнар иде инде. Алар бер ташны “Билгесез кабер ташы. 1520 ел” дип тамгалыйлар. Аны улы Төнләче ясатып куйган. (Икенче ташны куйдырган кеше – хаҗи Рамазан). Минемчә, 1520 елгы кабер иясе – Мәмәт бабайның 5нче буыны – Мос­тай улы Рәфикъ!
Шуны да әйтеп китү урынлы булыр дип уйлыйм: әнием Сабитова Зәкиянең (1919-2004) картлардан ишетеп, көндәлек дәфтәрендә калдырган язмасында Олы Бәрәзә зиратында күмелгән өч изге әйтелә:
Мостай улы Габдерәфикъ;
Хаҗирамазан улы Сәетәхмәт;
Әюп кызы Әсхәбҗамал.
Ә бит бу изгеләр өчесе дә Мәмәт бабай нәселләре булырга бик тә мөмкин. “1520 ел” дип билгеләнгән таш авылыбызның тарихын язып калдырган Галиулла бабай За­һидуллин (1874-1947) кабере белән янәшәдә. Күптән түгел кемдер бу кабергә “Рәфикъ” дигән язулы такта да утыртып куйган әле. Димәк, авылда кемдер нәкъ тә безнеңчә фаразлый булып чыга.
Алтынчы. Инде иң әһәмиятле һәм четерекле эшкә – елларны артка чигерүгә керешеп карыйк. Әйтик, Рәфикъ бабай 1520 елда вафат булган. Ул 40 ел (уртача) гомер иткән.Һәм аның туган елын 1480 ел дип язып куябыз. Димәк, аның гомер еллары 1480-1520. Рәфикъның әтисе Мостай исә 1440-1480 елларда яшәгән булып чыга. Түбәнрәк төшәбез: Мостафаның әтисе Кодаш бабабыз 1400-1440 елларда гомер кичергән. Кодашның әтисе Багышкы исә 1360-1400 елларда яшәгән булып чыга. Һәм бу нәселнең безгә мәгълүм булган башлангычы – Мәмәт бабайның яшәгән елларын 1320-1360 дип куярга хакыбыз бар. Шунысын да әйтим, А.М.Гайнетдиновның “Әтнә районы эпиграфик ис­тәлекләре” (Казан, 2017 ел, 355 -375 битләр) хезмәтендә Олы Бәрәзә авылы зиратында булган 67 ташны карап чыгып, күмелгән авылдашларыбызның күбесенең 50-60-70-80-90га кадәр яшәгәнлекләрен тамгалап куйган. Биш кеше гомуми алганда 350 ел яшәгән булса, бер кешегә уртача 70 яшь туры килә. Шулай булгач, нигә әле безнең Мәмәт бабаебызның гомерен 40 ел белән генә чикләргә?
Һәм, ниһаять, җиденче. Мәмәт бабай     Олы Бәрәзә авылына 1320нче еллар тирәсендә яисә аннан да элегрәк килеп төпләнгән. Ягъни фаразан, быел, 2020  елда безнең Олы Бәрәзә авылына ким дигәндә 700 ел тулды. Тагын бер дәлил китереп карыйк әле. Олы Бәрәзәнең үзенең дә аяклы тарихчысы бар бит әле. Ул – Илһам Мөхәммәтов. Илһам бик кызык­лы мәгълүматларны исендә тота, тик кәгазъгә төшереп кенә бармый. Аның әйтүенчә, авыл зиратында 1300 елларга караган ташлар булган, тик алар югалганнар, я алып киткәннәр. Димәк, бу факт та безнең тегермәнгә су коя.
Мәмәт бабай авылыбызның көньяк көнчыгыш өлешендә урнаш­кан, Сабантуйлар вакытында атна буе кичке уеннар үтә торган Чүлмәнчек урамы тирәсенә килеп төпләнгәндер. Болгар-Биләр калалары Кама елгасы буенда бит. Ә Каманы ул чорларда Чулман дип йөрткәннәр. Чулман-Чүлмән-Чүлмәнчек. Ә Бәрәзәдә бу урамның тау астында шактый мул сулы инеш бар. Менә шул инешне ул кечкенә Чулман дип атагандыр да. Бүген өч йортлы бу тарихи урам әле дә исән-сау яшәп ята.
Юк-юк дигәндә, ун елга бер булса да шунда Сабантуй үтә. Озын-озак гомер сиңа, туган Олы Бәрәзәм. Сиңа 700 ел икән бит!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев