Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр авылында яшәүче хөрмәтле Хәлимә Наил кызы!

Ихлас күңелдән Сезне гомерегезнең матур бәйрәме – олы юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сезнең тормышта үз юлыгызны ярып, кыйблага туры карап, тормышны, кешеләрне яратып яши белүегез һәрберебездә соклану, хөрмәт уята. Кечкенәдән үк хыялый күңелегез гомер агышында сабырлык, ныклык, чыдамлылык кебек сыйфатларны үз иткән. Туган мәктәбебездә балаларның җитәкчесе, әйдаманы булып эшләгән вакытларда ук тынгысыз, яңалыкка омтылучан, кече күңелле, сабыйлар күңеленә юл таба белүегез белән укучыларның һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен яуладыгыз.Лаеклы ялга чыккач та Сез авылларыбыз өлкәннәре өчен ихлас күңелдән бар тырышлыгыгызны куеп эшлисез һәм яшисез.Алдагы көннәрдә дә дус- тату булып, иңне-иңгә куеп эшләргә язсын иде. Сез безнең өчен бик зур терәк. Сезгә алга таба да саулык, сәламәтлек, иман байлыгы, рух ныклыгы, дәрт-дәрман телибез. Шушы изге теләкләребез кабул булып, җир йөзендә бәхетле гомер кичерегез!
65 яшь – ул картлыкның сабый чагы,
Шуның кадәр яшәп була, димәк, тагын.
Кайда гына яшәсәгез, торсагыз да,
Онытмаслар сезне авылыбызның яше-карты.
65 диеп кем әйтсен соң сезгә әле?
Күңелләрнең җырлар мәле,сайрар мәле.
Шушы хозурлыкта яшәү үзе бәхет –
Алдыгызда җәйрәп ята гомер җәе.
Олы ихтирам белән “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы, Олы Мәңгәр авыл җирлеге идарәләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев